Игелек турында сөйләшик
Игелекле булу – бу димәк кешеләргә карата аңлап һәм хөрмәт белән карау дигән сүз.
(Тәтеш, 16 февраль, “Тәтеш таңнары”, Алина Маслова, Тәтештәге 1нче урта мәктәп ).
Мәрхәмәтле кеше – ул көчле, теләсә кемгә ихластан ярдәм итә торган кеше. Тормышында һәркем игелекле гамәл башкара: авыр сумкаларны күтәрешеп кайта, әбекәйне юл аша чыгара, җәмәгать транспортында урын бирә, файдалы киңәш бирә ала. Булышлык итү һәм игелек һәрвакытта күңелле тойгылар: ярату, кайгыртучанлык, наз барлыкка китерә. Игелекле кеше тирә-юньдәгеләрнең бәласенә һәм бәхетсезлегенә битараф түгел. Соң шулай булгач, дөньябызны тагын да яхшырак итик һәм мәрхәмәтле гамәлләрне сәгать саен, минут саен эшлик!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев