Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Игътибар һәм кайгырту күрсәтеп

----------

(Тәтеш, 11 март, «Тәтеш таңнары»). Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Тәтеш районының хатын-кыз-җитәкчеләре “Сугышның йөзе хатын-кыз түгел” рес­публика проектын тормышка ашыру кысаларында безнең район башлыгы Рәмис Сафиуллов исеменнән, район форпостчылары, яшь армиячеләр, яшьләр парламенты һәм автомәктәп вәкилләре бе­лән берлектә районыбызда яшәүче 231 хатын-кыз – Бөек Ватан сугышында катнашучыларның толларын, тыл эшчәннәрен яз һәм гүзәллек бәйрәме белән котлап, бүләк җы­елмасы тапшырдылар.

– Хөрмәтле хатын-кызларыбыз сөенеп каршыладылар һәм безнең район башлыгыннан тәб­рикләмәләр кабул ит­теләр, ә без аларга озын гомер, иминлек һәм кү­тәренке рух теләдек, – дип уртак­лашты Тә­теш районында хатын-кыз-депутатларның “Мәр­­­хәмәт” ­оешмасы җи­тәкчесе Наталья ­­Ры­­­жова.  

Республика проектының макса­ты – 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашкан хатын-кызларга, һәлак булучыларның толларына, тыл эшчәннәренә игътибар һәм кайгырту күрсәтү, сугыш елларында хатын-кызларның батырлыгы турында героик ­тарихларны ачыклау.
 

фото: архив/Авангард

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев