Ильич утларыннан “акыллы” челтәрләргә кадәр
Җәмгыять

Ильич утларыннан “акыллы” челтәрләргә кадәр

Электр энергиясе җәмгыять тормышының аерылгысыз өлешенә әйләнде, һәм моның өчен без энергетик һөнәрен башкаручы кешеләргә рәхмәтле. Алар аның даими, өзеклекләрсез яктыртуын тәүлек әйләнәсе күзәтеп тора.

(Тәтеш, 22 декабрь, "Тәтеш таңнары"). Энергетикларның һөнәри бәйрәме алдыннан без Тәтешнең РЭЧ начальнигы Виктор Демагин (рәсемдә уңда)белән әңгәмә кордык, ул энергетика тармагында 40 елга якын хезмәт куя. Виктор Александрович бу һөнәргә ничек килдең дигән сорауга, армиядә хезмәт иткәнче үк инде авыл хуҗалыгы техникумында электрик булып эшләдем, аннан соң элекке урынга кайттым, дип җавап бирде. Алга таба бары тик предприятие генә алышынган, әмма энергетикага катнашы булуы һәрвакыттагыча калган, әлбәттә инде, осталык та арткан. Ул 1988 елда электр челтәрләре хезмәте күрсәтү буенча Тәтеш подстанциясенә мастер булып урнашкан, төрле вазифаларда эшләгән, ә 2008 елда аны Тәтешнең РЭЧ начальнигы итеп билгеләгәннәр. Виктор Александрович үзе һәм, әлбәттә, үзенең оешмасы   өчен ике иң мөһим бурычны: сыйфатлы, өзек­лекләрсез электр хезмәте күрсәтүне һәм хезмәткәрләрнең гомерен, сәламәтлеген саклауны аерып әйтә. “Безнең эшебезгә куркынычсызлыкның югары таләпләре куела. Электр җәрәхәтеннән тыш, йөк күтәргеч машиналар эше, югарыда эшләү һәм башкалар белән бәйле куркынычлыклар бар”, – диде ул.
Безнең бөтен район РЭЧ хезмәте күрсәткән зонага керә. Өч: Тархан, Тәтеш районы һәм Тәтеш шәһәренең эксплуатация участогы булдырылган. 10 кВ көчәнеше астындагы һава линия­ләре 551 чакрым тәшкил итә, 1 кВга кадәр – 459, хезмәт күрсәтүдә 322 трансформатор подстанциясе бар. Тиз эшләү максатында тәүлек әйләнәсе кизү тору белән ике бригада булдырылган. 
Кулланучылар электр белән тәэмин итүдә бернинди өзеклекләр тоймасын өчен, безнең энергетиклар соңгы вакытларда көчәнеш астында эшләү алымын тәҗрибәдә куллана. 

“Агымдагы елда безнең тарафтан көчәнеш астында мең ярым эш үткәрелде. 

Март аенда безнең энергетиклар Буа РЭЧтагы хезмәттәшләр арасында беренче тапкыр Иоковода электр көчәнеше астында чыбыклар һәм терәкләрне алыштыру белән капиталь ремонтлады, авыл кешеләре моны хәтта игътибарга да алмады, чөнки электр энергиясе өзек­лекләрсез бирелде”, – дип уртаклашты Виктор Александрович.
Предприятиедә хәзер 72 кеше хезмәт куя. “Бездә коллектив дус һәм югары һөнәри осталыкка ия, – ди җитәкче. – Явым-төшемле вакытларда хезмәтебез күбрәк була, кешеләргә теләсә нинди һава торышында һәм көннең, төннең теләсә кайсы вакытында яктылык кирәк”.

Һөнәри осталык турындагы сүзләрне зона һәм республиканың һөнәри осталык бәйгеләрендә алган җиңүләре өчен бирелгән күп сандагы кубоклар, бүләкләр раслый. Тәтеш­леләрнең аларда җиңүләре хакында без гәҗитебез битләрендә даими яктыртабыз. Ә быел Александр Тарасов, Иван Коробов, Андрей Еремеев бригадасы составында Санкт-Петербургта Бөтенроссия ярышларында 10 кВ көчәнеш астындагы һава линия­ләрендә эшләүдә мастер-класс күрсәтү насыйп булган.

Без үтеп баручы елның алдан билгеләнгән нәтиҗәләре нинди булуы белән кызыксындык. 

“Коллектив быел планлаштырылган 
барлык эшләрне  үтәде.

Чинчуринодан алып Ямбактыга кадәр ВЛ-110 кВ электр линияләрен яңартып төзекләндердек, аннары – Кама Тамагына кадәр, – дип сөйли районның баш энергетигы. – Без электр энергиясен өзгән очракта, аны башка районнардан китерү мөмкинлеген алдык. Тәтешнең тарихи күренешен саклап калу өчен  өстәмә финанс бүлеп бирелде, аңа Ленин урамы буйлап бетон терәкләрне алу эшләрен башкардык һәм җир астыннан яңа заманча кабель суздык. 

Әлеге эшне без район башлыгы Рәмис Сафиуллов булышлыгы ярдәмендә 
башкарып чыктык. 

Ябык төрдәге 7 трансформатор подстанциясе яңартып төзекләндерелде, алардагы җайланмалар тулысынча яңага алыштырылды. 10 кВлы электр тапшыргычларның 6 линиясе буенча, 1 кВ көчәнешкә кадәрге 18 объектка капиталь ремонт ясалды. Тархан-Киртәледәге 10 кВ линия­ләргә капиталь ремонтны төгәлләдек. Киртәле, Кадыш, Красный Восток, Василь­евкадагы кулланучылар кышкы вакытта ышанычлы электр хезмәте белән тәэмин ителәчәк, гәҗит битләрендә барысын да санап бетереп булмый”.

Безнең энергетиклар тарафыннан Тәтештә быел 1300 гади счетчик “акыллы”га алыштырылган, ә 2025 елга кадәр инде 13500 шундый исәп приборы булачак. Электр линияләренә шулай ук 7 “акыллы” кабызгыч урнаш­тырылган. “Безнең шигарь – “Гомер-гомергә кулланучылар өчен эшләргә”, – диде әңгәмәбез азагында Виктор Александрович.


Нет комментариев