Җәмгыять

Имтиханнарны яхшы итеп тапшырырга әзерлек булышкан

Тәтеш районы мәктәпләрен тәмам­лаучы­ларның соңгы кыңгыравы, имтиханнары, дулкынланулары һәм борчылулары артта калды, алда – яңа тормыш.

(Тәтеш, 3 август, "Тәтеш таннары").
Бүген төрле фәннәр буенча 90нан артык балл җыйган кичәге укучылар, артка карап,  имтиханнарда ничек итеп яхшы нәтиҗәләргә ирешүләрен һәм киләчәккә планнары белән ­уртаклашалар.

Диләрә Чумарина (рус теле буенча 98 балл), Олы Тархан мәктәбе:
– Мин 5нче сыйныфтан алып алдынгылар сафында. Медаль алу шуның ачык мисалы булып тора. Барыннан да бигрәк гуманитар фәннәр, аеруча да рус теле һәм тарих ошый иде. Рус телен яхшы белүем, бу фәнгә кызыксыну уятты, моннан тыш, грамоталы булу модада. Барлык фәннәрдән дә әзерләнергә өлгерү авыр иде, ә мин тарих, җәмгыять белеме һәм профильле математиканы тапшырдым. Имтиханнарга бөтен җаваплылык белән карадым, мәктәптә укытучылар белән әзерләндем, мөстәкыйль әзерлеккә күп вакыт бирдем һәм онлайн-мәктәпләрдә шөгыльләндем. Рус телен яхшы язуыма шик юк иде, чөнки мин аңа аерым тырышлык белән әзерләндем. Нәтиҗә көтелгән иде. Киләчәктә педагог булырга ­планлаштырам.

Нәзирә Хәйруллина (рус теле буенча 96 балл), Тәтештәге 1нче мәктәп:
– Мәктәптә яхшы укыдым, әмма медалист булмадым, чөнки ярты еллыкта өч дүртлем бар иде. Мәктәптә тарих, әдәбият һәм җәм­гыять белеме яраткан фәннәрем иде. Төп фәннәр­дән тыш, тарих һәм җәмгыять белемен дә тапшырдым.  Ике ел дәвамында, 10-11нче сыйныфларда әзер­ләндем. Мәктәптә атнага берничә тапкыр консультацияләр үткәрелде, бу миңа югары баллар җыярга ярдәм итте. Шулай ук мин репетитор белән дә шөгыльләндем, ул миңа тиешенчә әзерләнергә булышты. Нәтиҗәләрне мин дулкынлану белән көттем, алар көтелмәгәнчә булды. Педагог ­булырга телим.

Надежда Алякина (рус теле буенча 94 балл), Урюм мәктәбе:
– Мине һәрвакыт күбрәк гуманитар фәннәр кызыксындырды. Сайлау буенча профильле математика һәм җәмгыять белемен тапшырдым. Авыр булмады, үз эшемә бөтен игътибарымны юнәлт­тем. Әзерлектә педагог Елена Аркадьевна Волкова яхшы ярдәм итте.
Яхшыга тапшырачакмын, дигән ышаныч бар иде, шуңа күрә нәтиҗә көтелгән иде. Башлангыч сыйныф һәм инглиз теле укытучысы булырга планлаштырам.

Георгий ­Андреев (химия буенча 93 балл), Тәтештәге 1нче мәк­тәп:
– Мәктәптә химия яраткан фәнем иде. Аннан тыш, рус һәм биологияне дә тапшырдым. БДИ мин уйлаганга караганда бераз авыррак булды. Фәнни әдә­биятны өйрәнеп, интернет-­ресурсларда тестларны чишеп, укытучылар белән дә, мөстәкыйль рәвештә дә әзер­ләндем. Үз көчемә һәм югары балл җыячагыма ышанган идем. Укырга медицина университетына – “дәвалау эше”нә керәм.

Дмитрий Смирнов (физика буенча 93 балл), Тәтештәге 1нче мәктәп:
– Биремнәр арасында эшләп караганнары да,  яңа­лары да бар иде, дөрес, көткәннән катлаулырак булды. Рус теле буенча баллар югары булыр дип исәп тоткан идем: 80 балл җыйдым. Документларны Мәскәү һәм Казан югары уку йортларына тапшырдым.

Булат Абдрахманов (рус теленнән 92 балл), Олы ­Тархан мәктәбе:

– Мәктәпне ме­даль белән тәмам­ладым. Яраткан фә­нем математика иде. Рус теленнән тыш, про­филь­ле математика һәм физиканы тапшырдым. Математика бик катлаулы булмады, әмма миңа вакыт җитмәде. Минем өчен иң авыры физика булды. БДИга мәктәптә һәм интернет-ресурслар ярдәмендә әзерләндем. Нәтиҗәләрне алдан ук нинди булыр икәнен чамаладым. Барысы да минем көтүләрем белән туры килде дияргә була.
 

Никита Абраконов (рус теле буенча 92 балл), Киртәле мәктәбе:

– Мәктәптә яхшы укыдым, медаль бе­лән тәмамладым. Ярат­кан фәнем юк иде. Рус теле, математика һәм информатиканы тапшырдым. Мәктәптә дә, өйдә дә әзерләндем, укытучылар ярдәм иттеләр.

Дарья Бехтина (инглиз теле буенча 92 балл), Тәтештәге 1нче мәктәп:

– Мин һәрвакыт яхшы укыдым, мәк­тәпне медаль белән тәмамладым. Барлык фәннәр дә, бигрәк тә ­тарих һәм инглиз теле ошады. Инглиз телен белү без­гә бөтенләй башка мәдәниятне аңлауда ярдәм итә.
Мин рус, инглиз телләрен һәм җәмгыять белемен тапшырдым. Мин, нигездә, имтиханга көн саен 5әр сәгать әзерләндем. БДИга әзерлек өчен төрле җыентыклар һәм посо­биеләр кулландым, вебинарлар карадым. Шуңа күрә барлык имтиханнарны да яхшы тапшырачагыма ышандым.
Педа­гогия буенча югары уку йортына инглиз һәм кытай телләре юнә­­леше буенча укырга керергә ­планлаштырам.

Виктория Тимескова (рус теле буенча 92 балл), Олы Шәмәк мәктәбе:
– Уку елларында бик яхшы укыдым, шуңа күрә мәктәпне тәмамлагач бик ях­шы укып чыгу турында аттестат һәм алтын ГТО значогына ия булдым. Чөнки мәктәптә яраткан фәннәр – рус теле һәм физик культура булды. Мин шулай ук профильле математика, җәмгыять белеме һәм биология буенча БДИ тапшырдым. Шактый авыр булды. Мәктәптә консультацияләр узды, БДИга өйдә дә мөстәкыйль әзерләндем. Мин рус теленнән имтиханны яхшы тапшырачагыма ышандым, монда укытучым Валентина Николаевна Лашманованың ярдәме зур булды. Минем өчен нәтиҗә көтелмәгән булмады, чөнки бу фән буенча барлык сынау имтиханнарын да яхшы тапшырдым.

Дарья Туганова (рус теле буенча 92 балл), Олы Шәмәк мәктәбе:
– Мин мәктәпне медаль белән тәмам­ладым. Миңа барыннан да бигрәк математика ошады. Өстәвенә, табигый фәннәрне дә яраттым, шуңа да биологияне һәм физиканы тапшырдым. Шуны да әйтәсем килә, имтиханнарны тапшыру миңа бик җиңел булмады. БДИга үзем әзерләндем, әмма мәктәп укытучылары ярдәменнән башка түгел. Башка фәннәрдән аермалы буларак, рус теле буенча БДИ миңа шактый җиңел тоелды. Шуңа күрә мин аны яхшы тапшырачагыма ышандым. Үземне логопед ролендә сынап карарга телим. Бу һөнәрне сайлармын дип уйлыйм.

Полина Федорова (рус теленнән 92 балл), Тәтештәге 2нче мәктәп:
– Мин мәктәптә биш һәм дүртле билгеләренә укыдым, аны медаль белән тәмамладым. Минем яраткан фә­нем инглиз теле булды, чөнки 7нче сыйныфтан соң сәяхәттә чит ил кызлары белән аралаштым, һәм алар белән тулы канлы аралаша алмадым, инглиз теленә кызыксыну тагын да артты. 
Мин өч фәнне тапшырдым: рус теле, җәмгыять белеме, инглиз теле. Имтиханнарга әзерләнгәндә укытучылар зур роль уйнады, уку елларында алган белемнәрем дә кирәк булды. Рус теле буенча, әлбәттә, югарырак балл җыярга теләдем, әмма, күрәсең, әзерлек җитеп бетмәгәндер. Мин педагогия университетына укырга керергә җыенам.
 


Нет комментариев