Котыру куркынычы аның йөз процент үлемгә китерүеннән гыйбарәт. Саклануның бердәнбер ысулы – профилактик вакцина ясату.
Районның баш ветеринария табибы Рәмис Гарипов Тәтеш районы территориясендә котыру чире таралуга юл куймау чаралары турында сөйләде:
– Котыру авыруы кешеләр, хайваннар сәламәтлегенә һәм гомеренә куркыныч тудыручы җитди йогышлы чир булып кала бирә. Бүгенге көн торышы буенча, Россиядә котыру авыруының 254 очрагы рәсми рәвештә теркәлгән. 2023 елдан башлап Татарстан территориясендә хайваннар арасында котыру авыруының бер генә очрагы да теркәлмәде. Шуңа да карамастан, без уяулыкны саклауны һәм профилактик чараларны көчәйтүне дәвам итәбез. Мәсәлән, ел саен йорт һәм авыл хуҗалыгы хайваннарына бушлай вакцина ясау үткәрелә. 2025 елда гына да без 13 меңнән артык мөгезле эре терлеккә, 4 меңгә якын сарык һәм кәҗәгә, 1 300дән артык эт һәм якынча шул кадәр мәчегә прививка ясадык. Барлык этләр дә шулай ук чиплау процедурасын уза. Тагын бер мөһим чара – халык арасында аңлату эшләре алып бару. Кешеләр вакцина ясатуның мөһимлеген аңларга һәм хайваннар белән, бигрәк тә авыл җирлегендә, дөрес итеп эш йөртә белергә тиешләр.
Моннан тыш, аучылар белән берлектә вакцинаны махсус җим тарату юлы нәтиҗәсендә кыргый ерткычларны перораль иммунизацияләү программалары гамәлгә ашырыла. Бу билгеле бер территориядә бергә яшәүче һәм үзара бәйләнештә булган кыргый хайваннарның авыру йоктырудан саклануына һәм кешегә вирус йоктыру куркынычын киметергә ярдәм итә.
Безнең төп бурыч – вәзгыятьне даими тикшереп тору һәм теләсә нинди куркынычларга тиз арада игътибар бирү.
Фермер хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен күрсәтмәләр:
1. Терлекләрнең баш санын катгый исәпкә алырга, терлекләрне сатып алганда һәм башка җиргә күчергәндә карантин кагыйдәләрен үтәргә, шулай ук терлекләр сәламәтлегендәге теләсә нинди үзгәрешләр турында ветеринария хезмәтенә вакытында хәбәр итәргә кирәк.
2. Дезинфекция, дезинсекция һәм дезакаризация әйберләре ярдәмендә биналарны, җиһазларны һәм техниканы даими эшкәртү мөһим.
3. Ферма территорияләре тирәсен биосаклау урыннары, мәсәлән, коймалар, дезинфекцияләү келәмнәре белән тәэмин итү мәҗбүри, шулай ук гигиенаны күзәтүче махсус хезмәткәр булу зарур.
4. Терлек хуҗаларына инфекцияләр буенча имин булмаган районнардан мал-туар һәм азык сатып алудан тыелырга, авыру билгеләре булган хайваннарның көтүлекләр белән бәйләнешкә керүен булдырмау киңәш ителә.
5. Авыруның беренче билгеләре барлыкка килгәч үк, кичекмәстән ветеринария хезмәте белгечләренә хәбәр итәргә кирәк.
фото ЯИ ярдәмендә тупланган
Нет комментариев