9 май – Җиңү көне.
Җиңү бәйрәме
Еллар әкрен генә уза тора,
Тагын җитте Җиңү бәйрәме.
Таш һәйкәлләр алдында башны иеп,
Без куябыз чәчәк бәйләме.
Авылыбызның батыр егетләре,
Ятып калды сугыш кырында.
Кайтмас алар, узса да күп еллар,
Дан җырларбыз алар турында.
Көтеп калды бик күп сөйгән ярлар,
Ятим калды газиз балалар.
Тәрәзәләрне каты җил какса да,
Балам, диеп көтте аналар.
Әниләрнең матур яшьлекләре
Туры килде авыр сугышка.
Көн-төн тылда тырышып эшләделәр,
Үлем теләп мәлгунь фашистка.
Күкрәге белән каплап дошман утын,
Вәлиуллин барган үлемгә.
Тик тынычлык булсын җирдә, тик тынычлык,
Кирәкми сугышлар беркемгә.
Ут эченнән кайткан ир-егетләр
Ветераннар безнең арада.
Гомер үтә, картаясыз ахры,
Сирәкләнә сезнең сафлар да.
Галиябану Җәләлиева, Келәш авылы
Нет комментариев