Тәтешле Илгизәр Галиев редакциябезгә хат юллаган.
(Тәтеш, 25 март, «Тәтеш таңнары»). – Ата-аналар балалары тугач та аларга исем кушканда ныклап уйласыннар иде. Алайса кайбер очракларда заманча дип фикерләп куелган исемнәр гаҗәпләнү хисләре барлыкка китерә, – дип борчылып яза Илгизәр Шәриф улы үзенең язмасында. – Шундый матур татар исемнәре бар. Элекке вакытта балалар ата-аналарының зур ышанычлары булганнар. Шул сәбәпле алар исем яңгырашлы һәм мәгънәсе дә матур булсын дип тырышканнар. Шуңа да, малайлар һәм кызларның исемнәре читтән кергән түгел, ә үзебезнең татар исемнәре белән йөртелсен иде. Алайса кайчакларда кыз яки малай исеме микән бу дип аптырап каласың. Онытмагыз, кызлар исеменең азагында бер сузык аваз булырга тиеш! Мәсәлән, Заһир – Заһирә, Таһир – Таһирә, Рузәл – Рузилә һәм башкалар.
Нет комментариев