Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте тарафыннан 15 октябрьдән алып 13 ноябрьгә кадәр ел саен “ак таяк” айлыгы үткәрелә.
Ак таяк Бөтендөнья сукырлар федерациясе инициативасы буенча куелган сукырлар һәм инвалидларның халыкара символы булып тора.
Шулай булгач, 15 октябрь – ул бәйрәм түгел, ә, мөгаен, ярдәм турында хәбәр бирүче, кыскасы бөтен дөньяның гомуми проблемасына һәм аерым алганда физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә игътибарны җәлеп итү билгесе.
– Ак таяк – ул күзләре күрмәүче кешеләр символы. Мондый тоемлап беленә торган таяк алар тарафыннан йөргәндә юнәлешне белү өчен файдаланыла. Ике районны – Кама Тамагы һәм Тәтеш районнарын берләштергән сукырлар җәмгыятендә 106 кеше исәпләнә. “Ак таяк” айлыгы җәмгыятькә күзләре күрмәүче инвалидларга һәм аларның ихтыяҗларын аңлау буенча проблемаларга игътибар итүне искәртү булып тора, – дип хәбәр итте Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Тәтеш җирле оешмасы рәисе Екатерина Деревенская. – Без сукыр кешеләрнең үзләрен җәмгыятьтә, урамда уңайлы хис итсен өчен төрле чаралар уздырабыз, урамда ничек яхшырак юнәлеш табып йөрергә кирәклеге турында киңәшләр бирәбез, аларга үзләрен кызыксындырган башка мәгълүматларны җиткерәбез. Хөрмәтле райондашлар, якташлар, игътибарлырак булыгыз һәм язмышларына язылган тәкъдирләре буенча кулларына ак таяк тотарга мәҗбүр булган кешеләргә кайгыртучанлык күрсәтегез.
Нет комментариев