Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Изге теләкләр кабул итте

Байрашта яшәүче тыл эшчәне Хәнифә Шәйхелислам кызы Мөхәммәтова котлаулар кабул итте.

(Тәтеш, 18 гыйнвар, «Тәтеш таннары», Сания СӘМИГУЛЛИНА). Сугыш чоры баласын гомер бәйрәме белән җирлек башлыгы Әсхәт Гобәев, мәдәният хезмәткәрләре Тәнзилә Йосыпова белән Ләйсән Хәйруллина өенә барып тәбрикләделәр. Алар хезмәт ветеранына истәлекле бүләк тапшырып, изге теләкләрен ирештерделәр. “Хәнифә әбигә без барган көнне балалары, оныклары да кайткан, кунаклар җыйганнар иде. Алар безне бик сөенеп каршы алдылар. Хәнифә әби әңгәмә барышында үткәндәге тормышы, тырышып хезмәт куюлары хакында искә алды. Бүгенге көннең җитешлегенә шөкер итеп яшәвен белдерде. Үзенә күрсәткән игътибар өчен матур теләкләрен әйтеп калды”, – диделәр юбиляр янына очрашуга барган байрашлылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев