Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Изгеләр яшәгән урын (дәвамы бар)

    Районыбызга гына түгел, республикага һәм Россиянең башка төбәкләренә киң танылу алган Зур Әтрәч җирлегенең тарихы үз эченә гаҗәеп мәгълүматны сыендырган.

     (Тәтеш, 12 июль, "Тәтеш таңнары"). Районыбызга гына түгел, республикага һәм Россиянең башка төбәкләренә киң танылу алган Зур Әтрәч җирлегенең тарихы үз эченә гаҗәеп мәгълүматны сыендырган.

    Без балачакта изгеләр җирләнгән урында ачык кыр булуын һәм аның тирәсендә иген басуы җәйрәп ятуын хәтерлим. Ә менә анда никадәрле мөһим вакыйгалар яшеренүен ул чакта уйлап та карамаганбыз­дыр, мөгаен. Борынгы кабер ташларына карап, андагы язуларны укып карыйсыбыз килү теләге дә булгалады. Әмма бу безнең өчен сәер булса да әбиләрнең аны “Изгеләр өсте” дип олы бер хөрмәт белән әйтүләре, җәйге корылыкта яңгыр теләп биредә алар рухына дога кылуы күңелдә сакланып калган. Әлеге җирлекнең мәгълүматын Зур Әтрәч тарихын өйрәнүче Мөнир абый Вәлиевтән дә яхшы белүче юктыр, мөгаен. Без аның сөйләгәннәрен гәҗит укучыларга җиткерергә булдык.

    “Ике Әтрәч авылы җирлә­рендә табылган хәзинәләр арасында Делида Потан патша исеменнән сугылган 20дән артык алтын тәңкә булуы кире кагып булмаслык исбатлау булып тора. Сугылу датасы да кызыклы – X гасыр. Җир сукалаганда трактор сабаны төрәне чүлмәк авызын ваткач,бер  сабанчы туфрак өстендә чәчелеп яткан акчаларны күреп алган, ул 8 кило чамасына тарта. Бу хәзинәдә бакыр, көмеш акчалар да була. Күбесе Әтрәчтә сугылган. Көмеш акчалар халык телендә “әзгәри” дип атап йөртелгән. Зур Әтрәч җирлегендә Тәңкәсе асты дип аталган кырда, яңгыр яуганда мондый акчалар юылып җир өстендә ялтырап яткан, халык аларны җыйган һәм күкрәкчәләр, калфак, чулпылар ясар өчен кулланган, – дип үткәннәрне искә ала тарихчы һәм сүзен дәвам итә. – Изгеләр өсте дип йөртелгән урында кайчандыр алтын коелмалар да табылган. Шул чорда яшәгән картлар сөйләгәннәрдән ишетеп белгәнчә, Шонгаты елгасы белән бәйле урыннарда серле Мең өйле Шонгаты урнашкан булган. Халык күңелендә бу вакыйга турындагы риватьләр буыннан-буынга күчеп, хәзерге көннәргә кадәр килеп җиткән. Ә бу болай тасвирлана: Югары очта (урамда) яу узган, Түбән очта туй булган. Бу вакытта түбән очта Асылбикә дигән хан кызының (бәлки ханның яшь бичәседер?) туе бара торган була. Ул урын халык хәтерендә Асылбикә тирәкләре дигән исем астында сакланып калган. Бу урын Дүрт Имән дигән Чокыр башы – монда колач җитмәс тирәкләр үсеп утыруын 20нче гасыр башында туган кешеләр әле дә хәтерли. 

    Менә шушы фактлар гына да Мең өйле Шонгатының никадәр зур булуын дәлилли дә инде. Сүз уңаенда, башка чыганакларны да билгеләп үтсәк урынлы булыр”.
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: