Җәмгыять

«Каенкай-2019» Форпост яшьләр хокук саклау хәрәкәтенең мәктәп отрядларының язгы профильле сменасы узды

23-26 март көннәрендә «Байтик» балалар сәламәтләндерү лагере базасында «Каенкай-2019» Форпост яшьләр хокук саклау хәрәкәтенең мәктәп отрядларының язгы профильле сменасы узды.

(Тәтеш, 27 март, "Тәтеш таңнары"). «Форпост» хабәр итә,  23-26 март көннәрендә «Байтик» балалар сәламәтләндерү лагере базасында «Каенкай-2019» Форпост яшьләр хокук саклау хәрәкәтенең мәктәп отрядларының язгы профильле сменасы узды.
Катнашучылар өчен бай программа әзерләнгән иде:

- Батырлык сукмагының «Сугышчан юлы» темасына теоретик дәресләр, яшьләр арасында экстремизмны һәм терроризмны профилактикалау, экстремизм һәм терроризмның зарарлыгы, коррупция-әхлакый тәртип буенча дәресләр.

- Психологлар белән дәресләр: балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрен гармонизацияләү (экстремизмны һәм терроризмны профилактикалау кысаларында), «Шәһәр-Бакча» тренингы (киләчәк шәһәре: шәхеснең интеллектуаль, иҗади һәм физик мөмкинлекләрен өйрәнү).

- Иҗади дәресләр: «Красная Горка» ансамбле «Без узмаган идек» шоу эрудиты, талантлар кичәсе, фильмнар карау.

Әлеге чарада Олы Тархан урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Форпост» яшьләр хокук саклау хәрәкәте, Урюм урта гомуми белем бирү мәктәбе, Тәтеш 2 нче урта мәктәбе активистлары катнашты. 
«Форпост» үзәге мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренә районда яшьләр хәрәкәтенә ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерә.
 


Нет комментариев