Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Кагыйдәләрне үтәмәү – янгын чыгуга сәбәпче

    Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары буенча янгын күзәтчелеге дәүләт инспекторы Денис Сафиуллин мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 8 ае эчендә Татарстанда кешеләрнең янгын вакытында һәлак булуы 10,7 процентка һәм җәрәхәтләнүчеләрнең 16 процентка артуы күзәтелә.

    (Тәтеш, 1 октябрь, «Тәтеш таңнары», Галина Таҗетдинова фотосы). Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары буенча янгын күзәтчелеге дәүләт инспекторы Денис Сафиуллин мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 8 ае эчендә Татарстанда кешеләрнең янгын вакытында һәлак булуы 10,7 процентка һәм җәрәхәтләнүчеләрнең 16 процентка артуы күзәтелә.

    Янгыннарның төп сәбәпчесе булып ут белән саксыз эш итү тора – 723 янгын, әлеге сәбәп буенча 49 кеше үлгән, җайланмалар һәм электр җиһазларыннан, көнкүреш электр приборларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу аркасында – 649 янгын, әлеге сәбәптән 33 кеше якты дөнья белән хушлашкан. Җайланмалар һәм мичләрдән файдалану кагыйдәләрен бозу янгын чыгуга тагын бер сәбәпче булып тора – 420 янгын, моның аркасында 4 кеше бакыйлыкка күчкән. Бәла-казаларны булдырмау нисбәтеннән, янгынга каршы бүлемнәрдән һәм корылмаларның янучан конструкцияләр аралыгыннан башка мичләрне файдаланырга, мичтә утынны тиз кабынып китүчән сыеклыклар белән кабызыр­га,  шулай ук якын итеп янучан материаллар һәм җиһазлар куярга, яна торган мичләрне күзәтүчесез һәм аларны балаларга карарга йөкләп калдырырга, мич каршындагы калайга ягулык, башка янучан матдәләр һәм материаллар урнаштырырга, мичләрне артык кыздырырга ярамый. 
    Тыела: изоляцияләрнең күренүчән җимереклеге белән электр үткәргечләрен һәм кабельләрен куллану, төзексезлекләр белән розеткалар, рубильниклардан файдалану, электр лампаларын һәм яктырткычларны кәгазь, тукыма һәм башка янучан материаллар белән төрү, шулай ук яктырткычларны капкачларын алган килеш файдалану. Инструкцияләрдә каралганча, җылылык саклау җайланмалары, шулай ук термокөйләгечләре булмаган яисә төзексез булган электр үтүкләре, электр плитәләре, электр чәйнекләрен файдаланырга, стандарт булмаган (кулдан ясалган) электр җылыткыч приборларын кулланырга һәм электр чылбырларын саклаучы сертификацияләнмәгән аппаратларны файдаланырга, электр челтәренә кабызылган җылыткыч приборларын һәм башка көнкүреш электр приборларын күзәтүчесез калдырырга ярамый. Тузган электр чыбыкларын файдаланмагыз, бер розеткага берничә электр приборы кабызмагыз, электр җылыткычларда әйберләр киптермәгез һәм электр җылыткычларын җиһазлар янәшәсенә урнаштырмагыз. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: