Каникуллар күңелле булырга тиеш
Җәй көне балаларның иминлеген тәэмин итү, иң беренче чиратта – бу ата-аналарның бурычы.
Россия ГТХМның ТР буенча Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр районара бүлеге инспекторы Маргарита Никитина өлкәннәргә мөрәҗәгать итә – балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлату һәм аларны исләренә төшерү бик мөһим.
– Алар белән сөйләшегез, шырпы белән уйнарга; утка буш банкалар һәм көнкүреш химиясе флаконнары, аеруча да аэрозольләр ташларга; бензин һәм башка тиз кабынып китүче матдәләр белән уйнарга ярамавын аңлатыгыз. Янгын чыкса качырга ярамый; әгәр бала подъездда төтен исе сизсә, аңа ишекне ачмаска кирәклеген кисәтегез; әгәр фатир яисә өй төтен белән тулса, идәнгә ятарга (анда төтен азрак) һәм янган бүлмәдән чыгу юлына таба барырга тырышырга кирәк.
Җәй көне балалар еш кына өйдә ялгыз кала, шуңа күрә аларга электр җайланмалары белән эш итү кагыйдәләрен аңлатыгыз. Аларны күзәтүсез калдырырга һәм юеш кул белән тотарга ярамаганлыгы турында сөйләгез. Шулай ук розеткага төрле әйберләр тыгарга һәм вилканы розеткадан үткәргечтән тоткан килеш тартып чыгарырга ярамый. Балаларга ток сугу куркынычсызлыгы турында сөйләү дә бик мөһим. Өйдәге электр приборларының төзек булуын, ә үткәргечләрнең изоляциясе зарарланмаганмы икәнен игътибар белән тикшерегез. Коры үләнне яндыруның куркыныч булуын аңлатыгыз. Эссе һәм җилле һава торышында утның коры үлән буйлап мизгел эчендә таралуын исләренә төшерегез.
Балагызның үз адресын белүенә инаныгыз!
Гадәттән тыш хәл килеп чыкканда кәрәзле телефоннан ничек шалтыратырга кирәклеген аңлатыгыз – 101 һәм 112.
фото ясалма интеллект ярдәмендә ясалган
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев