Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • “Кар малае-почтачы” җиңү яулады

    Конкурска 25 эш җибәрелде.

    (Тәтеш, 17 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Безнең “Тәтеш таңнары” сайтында “Яңа ел маскарады” дигән фотобәйге тәмамланды.

    Конкурска 25 эш җибәрелде. Тәтеш районында яшәүчеләр 3 көн дәвамында иң яхшы сурәтләрне сайладылар.  

    Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, 467 тавыш җыеп, “Кар малае-почтачы” беренче урынны яулады: Наталия Зубова улы Ильяның фотосын җибәргән иде. Өч яшьлек Айзат Идрисов сурәтләнгән “Балалар бакчасында беренче Яңа ел” эше тавышлар исәбе (371) буенча икенче урынга чыкты. “Төлке” (Ева Салагаева) фотоэше 273 тавыш җыеп, өченче булды.  

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: