Казан урамнарын “Татмедиа” бинасы түбәсенә урнаштырылган иң биек чыршы бизәп торачак
Чыршыны бизәү өчен өч йөз туксан метр гирлянда кулланылган.
(Тәтеш, 16 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Казанның иң биек биналарының берсендә – “Татмедиа” түбәсенә Яңа ел бәйрәме җиткәндә гаҗеәп чыршы урнаштырылды. Карыңгылык иңгәч, андагы утлар шәһәрнең урамнарын бизәп торачак, шулай ук Кремль ярыннан күренеп, республкабызга килгән кунакларны хозурландырып, сокландырып торачак.
“Татмедиа” АҖ генераль директоры Шамил Садыйков әйтүенчә, чыршының биеклеге унсигез метр, бинаның биеклеге 56 метр тәшкил итә. Конструкцияне бизәү өчен барлыгы йөз туксан метр гирлянда кулланылган.
“Безнең бина түбәсендәге Яңа ел конструкциясен без Казан халкының һәм гыйнвар каникулларына киләчәк туристларның кәефен күтәрү өчен урнаштырдык”, – диде Садыйков.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев