Җәмгыять

Казанда ирекле ярдәмчеләр (волонтерлар) өчен Республика форумы узды

Безнең районны Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллияте студенты Наталья Харитонова һәм Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы студенты Юрий Строкин тәкъдим иттеләр.

(Тәтеш, 23 март, «Тәтеш таңнары»).  16-19 мартта Казанда ирекле ярдәмчеләр (волонтерлар) өчен Республика форумы узды.

Безнең районны Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллияте студенты Наталья Харитонова һәм Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы студенты Юрий Строкин тәкъдим иттеләр.

Өч көн дәвамында егетләр һәм кызлар Россия Федерациясенең югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларында волонтерлыкны үстерү программасы буенча профильле белем бирү сессияләрендә, шулай ук 2022 елгы Бөтендөнья кышкы Олимпиадага багышланган таныштыру сессиясендә актив катнаштылар.


Нет комментариев