Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Казанда Хисаметдин Исмәгыйлевнең «Никах» китабын бастырып чыгардылар

Китапның сюжеты үзәгендә — Әфган сугышында катнашкан татар егете.

(Тәтеш, 22 март, «Тәтеш таңнары»).  «Казан утлары» журналы Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар язучысы Хисаметдин Исмәгыйлевның «Никах» китабын бастырып чыгарды. Китапның беренче нөсхәсен журналның баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйковка бүләк итте.

Китапның сюжеты үзәгендә — Әфган сугышында катнашкан татар егете. 

160 битле, кесә форматындагы «Никах» китабы — «Татмедиа» ярдәме белән «Казан утлары» китапханәсе сериясендә чыккан өченче китап. Моңа кадәр журнал Нәбирә Гыйматдинова һәм Марат Кәбиров әсәрләрен бастырып чыгарды. Рөстәм Галиуллин бу сериягә кергән китапларның тиз сатылуын әйтте. «Укучылардан күп җылы фикерләр килә», — диде ул.

Хисаметдин Исмәгыйлевнең «Никах» китабы якын арада Татарстанның һәрбер шәһәрендә һәм районында, шулай ук Башкортстанда сатуга чыгачак.

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/letters/22-03-2021/kazan-utlary-zhurnaly-hisametdin-ism-gyylevny-nikah-kitabyn-bastyryp-chygardy-5814402

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X