Иномарка йөртүчесе тәрәзәне ябып инспекторның кулын кыскан һәм полицейскийны автомобиль белән сөйрәп барган.
(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Казанда ЮХИДИ инспекторын таптату нечкәлекләре билгеле булды. Бу турыда Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Восстание урамында ЮХИДИ хезмәткәрен таптату турындагы хәбәр Казан полициясенә 14.43 сәгатьтә килде», – диделәр матбугат хезмәтендә.
Ачыкланганча, Юл-патруль хезмәте инспекторы документларын тикшерү өчен чит ил машинасын туктаткан. Инспектор документларны алу өчен ачык тәрәзәгә кулын сузган. Машина йөртүче тәрәзәне күтәргән, инспекторның кулын кыскан килеш кузгалып киткән.
Иномарка хәрәкәт иткәндә, каршы як полосага чыккан һәм башка автомобиль белән бәрелешкән. Аннары ул автомобильдән чыккан, юл аша йөгергәндә машина тәгәрмәче астына эләккән.
Аннары хокук бозучы йортлар ишегалдына кергән, анда машинага утырып һәлакәт урыныннан качкан.
Хәзер «Перехват» планы игълан ителгән, ир-атны эзлиләр.
Нет комментариев