Кечкенә күпернең зур проблемалары
Бу күпер (яңгыр суы ага торган канау аша юлдан тротуарга чыгу өчен (яки киресенчә) кечкенә генә күпер) Тәтешнең автовокзал каршында урнашкан.
(Тәтеш, 15 март, «Тәтеш таңнары», Энҗе Газизова, автор фотолары).
Аны үткән елның җәендә урнаштырганнар иде, чөнки андагы күпер искергән, тәтешлеләр яңаны төзүне сорадылар. Һәм менә инде шәһәр башкарма комитеты ул күперне дугалы итеп, тоткаларын чокып эшләнгән тимер бизәкләр белән ясап та куйды. Без аны бөтен матурлыклары белән фотога төшереп, язып гәҗиткә дә бастырдык. Бу күп кеше өчен зур шатлык булды, тәтешлеләр рәхмәтләрен белдерделәр. Бу проблема хәл ителде дип уйладык, тик ялгышканбыз икән. Матурын матур да, тик аның аркылы йөрү, кешеләр әйтүе буенча, бик җайсыз булып чыккан. Кыенлыкларын кешеләр кышка кергәндә күрә башлаганнар. Җәяү йөрүче тәтешлеләр безнең “Авангард” гәҗите редакциясенә шалтыратып үзләренең канәгатьсезлекләрен белдерә башлады: кемдер аны әйләнеп уза, кемдер егыла.
Бер көнне шәһәрле Наталья борчылып шалтыратты:
– Бүген иртә белән күпер аша чыкканда, әнием егылган, аягын бик нык авырттырган, әле ярый сындырмаган, чөнки аның яшендә аяк сындыру, бик аяныч хәл булыр иде.
Без бу хәлне гәҗитебездә дә язып чыктык һәм “Тәтеш” МПП” МУП директоры Рифкать Әхмәтовка шалтыраттык. “Без әлеге күперне вакытында чистартып, ком-тоз катнашмасы сибеп торабыз”, – дип җавап бирде ул.

Ләкин аның проблемасы чистартып, ком-тоз катнашмасы сибеп торуда түгел, ә аның төзелешендә, чөнки ул дуга формасында. Мин үзем Тәтешнең әлеге ягында яшәмәгәч, бу күпер аша йөрергә туры килгәне булмады. Мең тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр барып күрүең яхшырак дигәндәй, үзем барып күрергә һәм аның аркылы йөреп карарга булдым. Иртә белән кеше күп йөргән вакытка туры китереп киттем мин анда. Сүз дә юк, бик матур ясалган үзе. Кешеләр күренгәләгәнче берничә мәртәбә чыгып карадым. Яшь булсам да миңа да чыгарга кыенрак булды, таеп китәрмен дип курыктым. Менә кешеләр дә күренә башлады. Беренче очраткан кешем Евгения булды, ул баласын балалар бакчасына илтә булып чыкты.
– Исәнмесез, бу күпер аша чыгуы уңайлымы? – дидем.
– Әлеге күпер аша көн саен диярлек чыгарга туры килә, бик уңайсыз, – дип җавап бирде ул. – Ник аны эшләгәндә үк аның уңайлылыгы турында уйламадылар икән.
Алардан соң ике хатын-кыз күренде.
– Бик уңайсыз, хет утыр да шу, – дип көлделәр алар. – Бер тапкыр егылып киттем дә, яшьләргә торгызыгыз мине дип кычкырдым, – ди берсе. – Кайвакытта моннан чыкмыйча юл буйлап барган чаклар да була.
Урта яшьләрдән узган бер иргә күпер турындагы соравымны биргәч, болай дип җавап бирде:
– Көн саен шушы күпер аша йөрергә туры килә. Конструкциясен үзгәртергә кирәк, – диде ул. Сораштырган кешеләрдән бер уңай җавап та тапмадым. Бу күперне һичшиксез уңайлы итеп төзекләндерергә кирәк, чөнки тәтешлеләрнең күбесе өчен әлеге күпер аша чыгу зур сынау булып тора.
.jpeg)
Бу хәлгә тулысынча ачыклык кертү өчен без Тәтеш башкарма комитеты вәкиленә шалтыратып, кешеләрнең әлеге күпердән канәгатьсезлекләрен җиткердек, күпер аша чыгу күп кешеләр өчен зур сынау икәнлеген һәм аның конструкциясе үзгәртеләчәкме дип сорадык.
Шәһәр башкарма комитетында әлеге проблема турында беләләр, һәм җәй җиткәч бу күперне ничек уңайлы итеп эшләү турында уйлаячакбыз дип җавап бирделәр.
Без, әлбәттә инде, бу күпер проблемасы уңай чишелеш табар дип ышанып калабыз. Нинди дә булса яңа объект төзегәндә аның матурлыгын гына түгел, уңайлылыгын да уйласак иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев