Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

КФУ каршындагы иҗтимагый-сәяси һәм этноконфессия мәсьәләләре буенча эксперт советының җаваплы сәркатибе Андрей Большаков Конституциягә төзәтмәләр кертү турында: Бу – сәясәтне чынбарлыкка җайлаштыру

Россиянең Төп канунына чит илдә гомер кичерүче ватандашларга ярдәм итү хакындагы пункт өстәләчәк.

(Тәтеш, 3 апрель, “Тәтеш таңнары”). Россия Федерациясе Конституциясенә чил илдә яшәүче ватандашларга ярдәм итү турындагы төзәтмәне кертү, бу өлкәдә дәүләт сәясәтен яңайча җайга салуны аңлата, дип саный КФУ каршындагы иҗтимагый-сәяси һәм этноконфессия мәсьәләләре буенча эксперт советының җаваплы сәркатибе Андрей Большаков.

“Рус телле диаспорларның потенциалы бетүен без аңларга тиеш. Безнең территориягә кешеләрнең күпләп килүе шикле. Бүген чынбарлыктан чыгып эш йөрткәндә, без чит илдә яшәүче ватандашларыбыз белән хезмәттәшлек итәргә тиеш”, – диде Андрей Большаков “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмә барышында. 

Ул билгеләп үткәнчә, Россиягә чит илдә яшәүче ватандашларыбыз белән мәдәни һәм гуманитар хезмәттәшлекне үстерергә, аларның ил икътисады, мәдәнияте һәм башка өлкәләргә үзеннән өлеш кертәчәгенә ышану зарур.

Алдарак “Татар-информ” агентлыгы хәбәр иткәнчә, ТР Дәүләт Советы Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү турындагы канунны хуплады.

архив/Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев