Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Халыкара коррупция белән көрәш көне

БМО Генераль ассамблеясе тарафыннан игълан ителә һәм ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә, бу көнне 2003 елда коррупциягә каршы имза кую өчен БМО Конвенциясе ачыла.

(Тәтеш, 9 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Документ – аңа имза куйган дәүләтләргә бюджет акчаларын урлауны һәм ришвәтчелектән кергән табышны йолып калуны җинаять буларак игълан итүне йөкли. Россия илләр арасында беренчеләрдән булып Конвенциягә имза куйды. Россия Федерациясендә ришвәтчелек белән көрәшүдә төп принциплар “Коррупциягә каршы хәрәкәт турында”гы Федераль закон (№ 273-ФЗ, 25.12.2008 ел) тарафыннан билгеләнде. 

Безнең районда “2015-2022 елларга ТР Тәтеш муниципаль районында коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру” программасы һәм Тәтеш районында коррупциягә каршы хәрәкәт буенча эшләрне координацияләү комиссиясе эшли, аларның төп хезмәт юнәлеше булып коррупция күренешләрен кисәтү һәм профилактикалау тора. Коррупция белән көрәштә иң төп бурыч –  ул ришвәт бирү яки алуның күңелсезлек китерүен аңлау. “Без җәмгыятьтә коррупция күре­нешләренә юл куймауны уртак көч белән булдырырга тиеш”, – диде район башлыгы Рәмис Сафиуллов. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев