Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Әхмәтовларның гаилә бәхете формуласы

Алар кырык елдан күбрәк бергә яшәү вакытында тормышта иң мөһиме – тату, яраткан гаиләң булуын аңлаганнар.

(Тәтеш, 16 июль, "Тәтеш таңнары"). Тәтештән Әхмәтовларны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале белән бүләкләделәр.

Алар кырык елдан күбрәк бергә яшәү вакытында тормышта иң мөһиме – тату, яраткан гаиләң булуын аңлаганнар.

Мөбин Корбан улы һәм Римма Хәким кызы Казан төзелеш институты студентлары булган чакта танышканнар: бер төркемдә укыганнар. Гаилә башлыгы булачак хатынына бары тик икенче курста гына игътибар иткән. Алар югары уку йортын тәмамлаганны көтеп тормыйча, дүртенче курстан соң туй ясаганнар. Шул чакта, тантаналы көндә, ир белән хатын бер-берләрен гомер буе яратырга һәм беркайчан да аерылышмаска ант иткәннәр.
Шулай булып чыккан да. Әхмәтовлар беркайчан аерылмаганнар диярлек: бергә ял иткәннәр, көнкүрештәге авырлыкларны кичергәннәр, ике малай тәрбияләп үстергәннәр. Һәм хәтта хезмәт юлларының күп өлешен дә бергәләп узганнар – юл хезмәтендә эшләгәннәр: Мөбин Корбан улы – юл идарәсе начальнигы, Римма Хәким кызы – ПТО начальнигы булып.
Бәйрәмнәрне гаилә белән каршылау гадәте аларның тормыш итә башлау вакытыннан ук барлыкка килгән. Әхмәтовлар бүгенге көндә дә тантаналы вакыйгалар булганда зур табын янына җыела.

Уллары Марат белән Марсель, әти-әниләре кебек, шулай ук төзелеш институтын тәмамлаган. Кечесе Марсель хәтта берничә ел әти-әнисе белән дә эшләгән.

Мөбин Корбан улы һәм Римма Хәким кызы бүгенге көндә лаеклы ялда булсалар да, кечерәк хуҗалык алып баралар, яшелчәчелек белән шөгыльләнәләр, ә оныклары – әбисе һәм бабасы йортында еш кунак. “Бер-берегезне хөрмәт итегез, иң мөһиме – яратыгыз”, – дигән теләкләрен җиткерәләр Әхмәтовлар яшь буынга. 43 ел тормыш иткән вакытлары эчендә алар үзләренең бәхет формуласын булдырган: яратып өйләнергә, әлеге хисләрне сакларга һәм аны, бернәрсәгә дә карамыйча, озак еллар йөрәк түрендә йөртергә.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә ир белән хатынны Тәтеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев, район башкарма комитеты ЗАГС бүлеге начальнигы Лариса Дианова котлады.

фото: архив/Авангард   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев