Сөендек авылындагы апалар (рәсемдә) сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Алар скандинавия йөрешенә төркемләп чыгалар һәм саф һавада бик рәхәтләнеп йөриләр, сәламәтлекләрен кайгырталар.
(Тәтеш, 18март, «Тәтеш таңнары»). Сөендек авылындагы апалар (рәсемдә) сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Алар скандинавия йөрешенә төркемләп чыгалар һәм саф һавада бик рәхәтләнеп йөриләр, сәламәтлекләрен кайгырталар.
– Безнең заманча әбиләр салкын җил исә дип куркып тормыйлар, җил-буран дип тә тормыйлар, көн саен сәламәтлекләрен ныгыталар. Алар әле картаю дигән сүзне белмиләр, – диде әбиләрне нәкъ тә сәламәтлекләрен чыныктырган чакларында фотога төшергән мәдәният хезмәткәре Люция Хәлиуллова.
Нет комментариев