Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Хәзер "Китап“ны уку гына түгел, тыңлап та була

    "Татмедиа" АҖнең яңа проекты тормышка аша

    (Тәтеш, 19 гыйнвар, "Тәтеш таңнары"). Казанда яңа милли радио сөйли башлаган. «Китап» радиостанциясе милли музыка һәм татар әдәбиятын яратучылар өчен эшли. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә әлеге проектка старт бирелүе турында язган.

    "Дуслар, шатлыклы хәбәр бар! Хәзер "Китап“ны уку гына түгел, тыңлап та була", - дип язган Рөстәм Нургалиевич.

    "Китап" радиостанциясе — "Татмедиа" АҖнең яңа проекты. Ул Татарстан Президенты инициативасы белән тормышка ашырылган. Музыкаль, мәдәни-агарту радиосында күпләргә балачактан таныш булган халык көйләре, классик әсәрләр рух күтәренкелеге өстәячәк.

    "Китап" радиосы — яңа милли радио. Аны AppStore һәм Google Play операцион системаларында эшләүче смартфоннар өчен мобиль кушымталарында тыңларга мөмкин. Һәркем мобиль  кибетләргә кереп, "Милли радио Китап" дип язып, кушымтаны телефонына күчерә ала.

    фото: Татар-информ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: