Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Киләсе атна башыннан Татарстанга аномаль җылы киләчәк

Дүшәмбе, 21 октябрьдә һава 13 градуска кадәр җылыначак.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ» ). Киләсе атна башында Татарстанда аномаль җылы булачак. Бу хакта КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев сөйләде. Бу турыда югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Якын көннәрдә температура төшәчәк, диде галим Россия Гидрометеорология үзәге фаразына сылтама белән.

17 октябрьдә, көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +9 градустан артмаячак, вакыты белән яңгыр явачак.

18 октябрьдә дә кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин. Һава температурасы көндез 8 градустан артмаячак. Ә шимбә көнне, 19 октябрьдә, көндез һава температурасы + 5 градус кына булачак.

Әмма якшәмбе көнне температура күтәрелә башлаячак. «Көньяк ташкыннар җылы һава алып киләчәк: көндез +9, төнлә +8 градус булачак. Фаразлар буенча, киләсе дүшәмбе тагын да җылырак булачак – +13 һәм +10, бу аномаль», – дип аңлатты КФУ профессоры.

 

https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/16/195440/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев