Китапханә фонды татар телендә 46 компакт-диск (CD) белән тулыланды.
Үзәк китапханәнең әдәбиятны комплектлау һәм эшкәртү бүлеге хәбәр итә
(Тәтеш, 4 июнь, "Тәтеш таңнары"). “Тәтеш җирлекара китапханәсе” муниципаль бюджет учреждениесенең китапханә фонды татар телендә 46 компакт-диск (CD) белән тулыланды. Аларның авторы - танылган татар композиторы Луиза Батыр-Болгари - Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, 2006 елгы ТР Дәүләт премиясе лауреаты. Луиза Батыр-Болгари 200ләп җыр язган, 20 спектакльгә музыка, камера һәм симфоник әсәрләр. Композитор иҗатында балалар өчен музыка зур урын алып тора: җырлар, инструменталь пьесалар, музыкаль әкиятләр, аларның күбесе Татар дәүләт курчак театры тарафыннан куелган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев