Көн тәртибендә – хокук бозуларны профилактикалау
Барлык мәсьәләләр контрольгә алынды.
(Тәтеш, 3 июнь, "Тәтеш таңнары"). Район башлыгы Рәмис Сафиуллов катнашында узган хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара координация комиссиясе утырышында урам җинаятен профилактикалау, башкарылган җинаятьләрнең санын киметү юнәлешендәге мәсьәләләр төп тема булды. Киңәшмәдә катнашучылар иректән мәхрүм итү урыннарыннан кайткан, шулай ук шартлы рәвештә хөкем ителгән затлар белән профилактик эш барышы хакында сөйләштеләр.
“Райондагы барлык хезмәтләр элек хөкем ителүчеләргә җайлашу өчен шартлар булдыруга игътибарлы булырга тиеш. Аларның киләчәк язмышы өчен без шулай ук җаваплы. Аларга ярдәм итәргә, хезмәткә урнашуда булышырга кирәк”, – диде Рәмис Хатыйп улы. Җаваплы хезмәтләр вәкилләре Тәтештә коткару постлары булдыру турында җиткерделәр. Барлык мәсьәләләр контрольгә алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев