Тәтеш районында коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясенең утырышы район башлыгы Рәмис Сафиуллов рәислегендә узды.
(Тәтеш, 28 июль, "Тәтеш таннары").
Утырыш барышында үз эшчәнлекләрендә коррупциягә каршы торуга юнәлдерелгән эшләрне оештыру идарәләре җитәкчеләре тыңланды.
– Коррупция – җәмгыять һәм дәүләт мәнфәгатьләренә турыдан-туры кагыла торган иң куркыныч социаль күренешләрнең берсе, – дип ассызыклады Рәмис Хатыйп улы үз чыгышында. Район башлыгы районның тормыш-көнкүрешен тәэмин итүче барлык хезмәтләрнең законда билгеләнгән бурычларны, тыюларны һәм чикләүләрне тайпылышсыз үтәүләренә игътибар итте.
Район башлыгы киңәшчесе Ленар Невметов ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе тарафыннан әзерләнгән күзәтүгә аңлатма бирде һәм коррупциягә каршы законнарның төп нигезләмәләрен, шулай ук мәнфәгатьләр каршылыгын булдырмау һәм җайга салу тәртибен искә төшерде.
Шулай ук утырышта җир кишәрлекләре белән эш иткәндә коррупциягә каршы тору турындагы закон таләпләрен үтәү турындагы мәсьәләләр дә каралды.
Районның мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Мария Храменкова үз чыгышында гражданлык әйләнешенә нәтиҗәле кулланылмый торган мөлкәтне җәлеп итү һәм авария хәлендәге күчемсез милекне юкка чыгару буенча башкарылган эшләргә басым ясады.
Тәтеш ҮРХ оешмаларында үткәрелә торган коррупциягә каршы сәясәт принциплары турында районның баш табибы Ринат Салаватуллин сөйләде. Төп принцип – коррупция җинаятьләре өчен кире кайтарылмый торган җаваплылык. Закон бозучыларга юридик җаваплылык чараларын кулланганда аларның вазифаи хәле, эш стажы һәм җинаять кылу шартлары зур әһәмияткә ия түгел.
Район башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Инна Лазарева районның муниципаль мәгариф учреждениеләрендә коррупцион хокук бозуларны профилактикалау эшен оештыру, үткәрелә торган чаралар һәм яшь буында актив тормыш позициясе формалаштыру турында чыгыш ясады.
Ахырда район башлыгы Рәмис Сафиуллов коррупциягә каршы тору һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу эше системалы һәм комплекслы алып барылырга тиешлеген билгеләп үтте.
Нет комментариев