Әлеге сорауга бер төрле җавап бирү читендер, мөгаен, шулай да Иоково авылыннан Алевтина Сазонованың моңа әйтер сүзе бар: “Җиңел!”.
(Тәтеш, 8 март, “Тәтеш таңнары”). Сазоновлар йорты – чын-чынлап ир-егетләр патшалыгы, чөнки Алевтина ире Сергей белән бергә өч бала: Маркел, Иван һәм Арсенийны тәрбиялиләр. Хуҗабикә үзе дә күп балалы гаиләдә үскән, әмма күп балалы ана булырмын дип беркайчан да уйламаган булган.
– Өченче баланы көткәндә УЗИга олы улларым белән бардым. Дөресен генә әйткәндә, кыз булыр дип уйладым, ә табиб: “Малай көтегез”, – дип әйтте. Минем өчен дә, балаларым өчен дә бу хәбәр көтелмәгәнчәрәк булды, – дип сөйли Алевтина.
Аның әйтүенчә, балалар тышкы кыяфәтләре һәм холыклары белән дә төрлесе төрлечә. Малайлар арасында бәхәсләр дә булгалый, ләкин бернинди дә көнләшү юк.
Алевтина иртә белән башта ирен эшкә озата, аннары өлкән уллары Маркел белән Иван мәктәп автобусына чыгып китәләр – алар Килдеш мәктәбендә укыйлар. Эш көннәрендә күп балалы ана өйдә 5 яшьлек улы Арсений белән кала. Аш-су әзерләү, җыештыру, хуҗалык эшләре белән шөгыльләнә, күптән түгел йортларын ремонтлауны тәмамлаганнар. Шулай булгач мәшәкатьләр җитәрлек. Бәйрәмнәрдә Сазоновларның йортларына туганнары бик күп кайталар.
Алевтина үзенең өйдәгеләрен тәмле камыр ризыклары пешереп сөендерергә тырыша. Аның пироглары телең йотарлык була! Уллары белән бергә вафля дә пешерәләр, шулай да ир-егетләр ир-егетләр шул инде, шуңа да алар ит белән пешерелгән камыр ризыкларын һәм ашларны өстенрәк күрәләр.
Халыкара хатын-кызлар көнендә Алевтинаны яраткан ир-егетләреннән берьюлы дүрт бүләк көтә, шулай да иң яхшы бүләк – ул аның зур һәм тату гаиләсе!
фото: Сазоновлар гаилә архивыннан
Нет комментариев