Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күп балалы гаиләләр поезд белән еракка барганда ташламага ия

Кассадан сатып алу күп балалы гаилә таныклыгын күрсәтеп тормышка ашырыла.

(Тәтеш, 15 июнь, “Тәтеш таңнары", Энҗе Алимова).  Федераль пассажир компаниясе генераль директоры Петр Иванов җәйге пассажирлар ташуга багышланган матбугат конференциясендә 2019 елның 1 июненнән күп балалы гаиләләргә июнь – июльдә (10нан алып 17 яшькә кадәрге олыларга һәм балаларга) дәүләт эчендәге хәбәрләшү белән җибәрелә торган поездларның купе вагоннарында баруга 20 процент ташлама тәкъдим ителүе турында сөйләде.

Өстәвенә 5 яшьтән кечерәк сабыйлар бушлай сәяхәт итә ала (әгәр бала аерым урын биләп тормаса), ә 5тән 10 яшькә кадәргеләр – балалар тарифы буенча.

Кассадан сатып алу күп балалы гаилә таныклыгын күрсәтеп тормышка ашырыла.

Россиядә күп балалы гаиләләрнең саны алты ел эчендә кешеләрне соңгы тапкыр исәпкә алу күрсәткечләре белән чагыштырганда 25 процентка арткан һәм 2019 ел башына кадәрге торышы буенча 1 миллион 566 меңне тәшкил итә.     
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев