Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Кыңгыр эшләр турында: ноябрь

    Тәтешле акча янчыгы югалу турындагы гариза белән мөрәҗәгать итә.

    (Тәтеш, 9 ноябрь, "Тәтеш таңнары").

    Тәтешле акча янчыгы югалу турындагы гариза белән мөрәҗәгать  итә. Анда аның документлары һәм 10 меңгә якын акчасы була. Полиция хезмәткәрләре тикшерү барышында акча янчыгын урлаучының кем икәнлеген ачыклаган. Җинаять эше кузгату хакындагы мәсьәлә хәл ителә. 

    Полицейскийлар Мәктәп урамында яшәүче хатын-кызга кичке сәгать 10да тикшерү рәвешендәге сатып алу оештырып, өйдә ясалган алкогольне сатуга чик куя. Алкоголь исе килгән 1,5 литр сыеклык алына һәм тикшерүгә җибәрелә. Җинаять эше кузгату турындагы мәсьәлә хәл ителә, чөнки хокук бозучы инде шуңа охшаш гамәле өчен административ җавап­лылыкка тартылган һәм полиция хезмәткәрләре тарафыннан кисәтелгән булган.

    Райондагы бер авылда төнлә белән шау-шу куба. Яшь хатын-кыз ыгы-зыгы барышында ир-атка тешләү рәвешендәге тән җәрәхәтләре ясый. Ир-атка китерелгән физик зыянны билгеләр өчен экспертиза билгеләнгән.      


     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: