Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кызлар токмач кискәннәр

Зур Әтрәч авылы китапханәчесе Зөбәрҗәт Хәйруллина үзенчәлекле чара – “Килен токмачы” әзерләү йоласын оештырган.

– Район кысаларында үткәрелгән “Тәтеш районы җирлегендә яшәүчеләрнең йолалары һәм бәйрәмнәре” дигән конкурска “Килен токмачы” дип аталган чара уздырылды, – дип уртаклашты чараны оештырган Зөбәрҗәт Ибраһим кызы. – Туйдан соң үткәрелә торган әлеге бәйрәм-йола хәзерге вакытта да бик әһәмиятле. Татар авылларында ул хәзерге вакытта да сакланып килә. Киленнең уңганлыгын, олы тормышка әзер икәнлеген күрсәтүче бу йоланы үткәрүдә Әтрәч җирлегендә яшәүчеләр бик теләп хуплады. Анда яшьләр дә, өлкән буын да катнашты. Борынгыдан килгән әлеге матур йоланы менә шулай бергәләп тагын бер кат күңелле итеп уздырдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев