Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Максат – вирус таралуны кисәтү

Тәтеш районында кыргый ерткыч җанварларны котыруга каршы иммунитетлаштыру үткәрәләр.

(Тәтеш, 22 ноябрь, "Тәтеш таңнары). Ветеринария хезмәте белгечләре хайваннар дөньясы объект­ларын саклау һәм файдалану буенча Идарә хезмәткәрләре белән берлектә котыру чиренә ашау юлы белән иммунитетлаштыру өчен урманнарга вакциналар тарата, ул котыруга каршы иммунитет барлыкка китерә. “Җәнлекләр даими йөри торган урыннарга һәм күчеп йөргән маршрутларга 50 мең доза вакцина тарату башкарылды, – дип хәбәр итте районның баш ветеринария табибы Рәмис Гарипов. – Әле тагын 8 мең брикет-алдавыч таратып ­чыгарга ниятлибез. Әлеге планлы эш ел саен уздырыла”.

Кыргый табигатьтә вирус таралуны кисәтү мондый чараларның максаты булып тора. Җәнлекләр өчен вакцина куркынычсыз, ул дәвалану үзлегенә ия түгел.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X