Мәгълүмати сәбәпләр һәрвакыт бар
25 гыйнвар – Россия студентлары көне (Татьяна көне).
(Тәтеш, 25 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллиятендә газетаны Бөек Ватан сугышы елларыннан ук чыгаралар.
Кадерле укучыларыбыз, гражданнарны яклау көллиятендә теркәлгән массакүләм мәгълүмат чарасы барлыгын белә идегезме? Юктыр, дип уйлыйм. Педагог Виктория Ватутина җитәкчелегендәге тулы бер редакция төркеме бүгенге көндә “Педагог һәм абруй” газетасы басмасы өстендә эшли.
Көллият музеенда Тәтеш педагогия училищесының 1944 елда чыгарылган “Безнең тавыш” әдәби-педагогия журналының бер чыгарылышы кадерләп саклана. Басма кулдан язылган. Вакытлар узу белән саргайган битләрдә тигез каллиграфик язу белән уку йортының коллективы турында сөйләүче текст һәм аның студенты, баш мөхәррир Мария Шольтесның шигырьләре басылган.
Кыз камалыштагы Ленинградтан эвакуацияләнгән, һәм соңыннан танылган шагыйрәгә әйләнгән.
– Вакытлар узу белән газетаны “Педагог” дип үзгәрткәннәр, ә 2011 елда ул “Педагог һәм абруй” дип атала башлаган. Газетаның тиражы – мең данә. Басма җирле типографиядә басыла һәм Тәтеш буенча таратыла. Газета өстендә студентлар һәм педагоглардан торган 10 кеше хезмәт куя. Дөрес, аның составы ел саен үзгәрә, егет һәм кызларның кайберләре укуларын тәмамлыйлар, көллияткә икенчеләре килә, – дип сөйли Виктория Петровна.
Студентлар арасында да, педагоглар арасында да һөнәри журналистлар юк, әмма бу газетага кызыклы һәм киң танылу алырга комачауламый. Өстәвенә һәрвакыт мәгълүмати сәбәпләре дә бар.
– Безнең газета – көллияттә, районда һәм хәтта дөньяда барган мәгълүматларның үзенә бер төрле үзенчәлекле төсле кәгазе. Басма битләрен караганда, дистәләрчә еллар эчендә барлыкка килгән тарихны, үзгәрешләрне күзәтергә була. Уку йортының юнәлеше үзгәргәнлектән, аның бизәлеше дә, стилистикасы да үзгәрде. Без студентлар һәм педагоглар салган традицияләрне кадерләп саклыйбыз, заман белән бергә атларга тырышабыз, – дип сөйли көллият директоры Татьяна Адаева.
Һәм бу редакция төркеменең бик яхшы килеп чыга. Газетаның матур басма версиясе белән бергә, электрон төре дә бар, ә студентлар һәм педагоглар әле тагын социаль челтәрләр киңлеген дә колачлый.
Ангелина Хуртина икенче ел инде баш мөхәррирнең ярдәмчесе булып тора.
– Мин кызыклы яңалыклар табарга тырышам, газета өчен язмалар сайлыйм, – ди кыз.
Икенче курста укучы Арина Никонорова белән Ольга Попкова – фотокорреспондентлар.
Узган ел уку йорты базасында уздырылган “Ворлдскиллс” чемпионаты вакытында ныклы чыныгу узганнар.
Киләчәктә тормышларын журналистика белән бәйләргә җыенасызмы, дигән сорауга кызлар елмаеп куйдылар һәм болай диделәр: “Вакыт күрсәтер”.
Ә әлегә яшь журналистлар фотоаппарат һәм телефон, каләм һәм блокнот алып, студент тормышыннан яңа, кайнар яңалыклар эзләү белән мәшгуль!
фотоны Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллияте тәкъдим итте
16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев