Җәмгыять

Мин Кошки-Новотимбаево авылының сугышта катнашучылары исемлеген төзүдә катнашам

Район гәҗите редакциясенә Кошки- Новотимбаевода туган Владимир Иванов мөрәҗәгать итте.

(Тәтеш, 15 март, “Тәтеш таңнары"). “Мин Кошки-Новотимбаево авылының сугышта катнашучылары исемлеген төзүдә катнашам. Аның барышында шактый мәсьәләләр барлыкка килде. Тәтеш районы хәрби комиссариаты мө­рәҗәгать итәр өчен әлеге уңайдан кайнар линия ачса начар булмас иде, дип уйлыйм”, – дип яза Владимир Федотович. 

“Тәтеш районында яшәү­челәр Бөек Ватан сугышында катнашучылар хакындагы мәгълүматлар буенча 2-52-96 телефоны аша хәрби комиссарның өлкән ярдәмчесе (финанс-икътисад һәм социаль эшләр буенча) Светлана Христофоровага мөрәҗәгать итә ала”, – дип җавап бирде әлеге сорауга Тәтеш районы хәрби комиссары  Фәнис ­Гарифуллин.   


Нет комментариев