Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Мәкерле авыру еллар буе яшеренергә мөмкин

    Бүген – Бөтендөнья гепатитка каршы көрәш көне.

    (Тәтеш, 28 июль, "Тәтеш таннары").

    Гепатит – бавырның вируслы авыруы, ул бөтен ­организмга зур зыян китерә.
     – Бу чир бавырны акрын һәм сиздермичә җимерергә һәм, ахыр чиктә, бавырда яман шеш авыруы китереп чыгарырга мөмкин, – дип кисәтә Олы Тархан участок хастаханәсе табибы Галия Мөбарәкшина. – Гепатит күп кенә йогышлы һәм йогышлы булмаган факторлар, шул исәптән алкоголь, кайбер фармакология препаратлары һәм башкалар белән бәйле булырга мөмкин. Әмма гепатит барлыкка килүнең иң еш сәбәбе – вируслар. Хәзерге вакытта гепатитның биш вирусы билгеле, аларның һәркайсы кеше өчен куркыныч тудыра: A, Б, C, D һәм Е.
    Зарарлану төрле юллар белән барлыкка килә. А һәм Е гепатитының сәбәбе, гадәттә, чиста булмаган  азык-төлек продуктлары яки су куллану. Гепатитның B, C һәм D вируслары кан аша (наркотик матдәләрне инъекцион кертү, стериль булмаган әйберләр белән татуировкалар, пирсинг ясаганда, тире һәм лайлалы тышчаларны бозып маникюр, педикюр, косметик һәм башка процедуралар үткәргәндә), шулай ук бала тапкан вакытта чирле анадан балага яки сакланмаган җенси контакт вакытында тапшырылырга мөмкин. Биш төрле гепатит инфекцияләренең ике тибы – B һәм C гепатиты – 96 % очракта үлемгә китерә.

    Билгеләре
    Кискен авыру көчсезлек барлыкка килү, аппетитның кимүе, косасы килү, еш кына косу белән характерлана. Уң як кабырга астында авырту барлыкка килергә мөмкин. Кайчагында төннәрен һәм иртәнге сәгатьләрдә зур буыннарда авыртулар күзәтелә, кычыту барлыкка килә, бәвел кара төс ала, тизәк төссезләнә. Авыру еш кына сары авыруы белән бергә бара. Башта күз алмасы, аңкау сары төскә керә, соңрак тире сарылана. Кискен авыру чикләнгән симптомнар белән дә симптомнарсыз да узарга мөмкин.

    ПРОФИЛАКТИКА
    Гигиена кагыйдәләрен үтәргә, диспансеризация узарга, кан салганда игътибарлы булырга кирәк. Алкоголь куллану авыру агымын шактый көчәйтә һәм циррозның һәм бавыр яман шешенең тизрәк үсүенә китерә.

    Мөһим
    А һәм В вируслы гепатит инфекциясен булдырмау өчен куркынычсыз һәм нәтиҗәле вакциналар бар.
    Авыруны иртә ачыклаганда нәтиҗәле медицина ярдәме алырга мөмкин. Бу, шулай ук, инфекцияне башка кешеләргә күчермәс өчен төрле чаралар күрү мөмкинлеге дә.

    Сәламәт яшәү рәвешен алып бару вируслы гепатитлар бе­лән авырулардан һәм сезнең сәламәтлегегезне ­саклаячак.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: