«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе
Тәтеш муниципаль районында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе дәвам итә.
(Тәтеш, 16 август, “Тәтеш таңнары”).
Гадәттәгечә, авыр матди хәлдәге гаиләләргә Тәтеш РУЭСы спонсорлык ярдәме күрсәтә. 12 август көнне, акция кысаларында, 7 беренче сыйныф укучысына мәктәп әсбаплары белән тутырылган портфельләр тапшырылды.
Булачак укучыларга бүләкләрне Тәтеш районы РУЭС начальнигы Хөснетдинов И.Р. һәм Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Николаева Н.В. тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев