Җәмгыять

Әниемнең әлеге юлларны укыячагын беләм

Әниемнең исеме – Наталья Павловна, миңа аны шулай дип әйтү гадәти күренеш, бу аның һөнәре укытучы булганлыктан түгел, ә аның – минем беренче укытучым булуыннан.

(Тәтеш, 8 март, “Тәтеш таңнары", Ирина Кулумбегова ). 

Мәктәптә һәм тормышымда укытучы. Мин аны бик көчле һәм түзем дип саныйм: ул – дүрт бала анасы, педагог, өлкән апа һәм намуслы кеше. Минемчә, аңа күп балалы ана булырга язмыш тарафыннан язылган, чөнки ул әниләр бәйрәме көнне туган!

Ул бик шат күңелле: миңа ямансу булганда, мине рухландырып җибәрә. Әнием бик акыллы, аның һәрвакытта кызыклы идея­ләре барлыкка килә, ул аларны тормышка ашыра. Ул һәрчак мин бернәрсәгә дә өлгермим дип әйтә, ләкин аңа карагач, шундый сорау бирергә була: “На­талья Павловнаның барысына да ничек вакыты җитә?” Миңа калса, кайчак­ларда без аның белән яшьтәшләр сыман тоела, аңа һәрвакытта бөтен нәрсәне сөйләргә була: физкультура буенча икеле алуны, алгеб­ра дәресендәге һәм башка уңышсызлар хакында. Әни белән ямансуларга мөмкин түгел – аңа бу әбиемнән, аның әнисеннән, нәселдән килгәндер, дип саныйм. Алар беркайчан да моңсуланып утырмый, әле тагын, алар иң киң күңеллеләр – алар белән чәй өстәле янында сәгатьләр буе сөйләшергә була.
 


Нет комментариев