Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Николеттаның әнисе: “Өметне югалтмыйбыз”

Тәтешле Николетта Васина яшьтәшләре кебек, быел беренче сыйныфка барырга хыяллана. Хөрмәтле укучылар, без сезнең белән әлеге сабыйга ярдәм итә алабыз.

(Тәтеш, 9 март, «Тәтеш таңнары»). Никита һәм Надежда безнең райондагы педагогия училищесында укыганнар һәм шунда бер-берләре белән танышканнар. Кыз егетне армиядән көтеп алган, өйләнешкәннәр. Әти-әнисен сөендереп уллары Савелий туган, аннары кызлары Николетта якты дөньяга аваз салган. Яшь гаилә ипотекага фатир рәсмиләштерергә булган – 2 бүлмәлене сатып алганнар. Тормыш үз көенә барган – уртак шатлык һәм борчылулар, өйдәге тыныч кичләр һәм күңелле матур бәйрәмнәр. Тәтешле Васиннар гаиләсендә һәрчак шулай булыр кебек тоелган. 

Әмма әнисе биш яшьлек кызының тән тиресе агарына баруына, кинәт кенә гәүдәсенең күгәреп 
чыгуына... һәм Николеттаның зур коңгырт күзләрендә очкыннар кабынмавына игътибар иткән. 

–  Кан анализы тапшырдык, гемоглобины бик түбән булып чыкты, тулысынча кан анализы, пункция ясаттык, 2019 елның сентябрендә без коточкыч диаг­ноз – кан рагы турында белдек, – дип сөйли Надежда Васина. – Җир убылгандай тоелды, әмма табиб безгә үзебезнең борчылуны һәм куркуны  кызыбызга һич кенә дә күрсәтергә ярамаганлыгын әйтте, һәм мин моны булдыра алдым, ул чакта бу тойгылар тагын берничә тапкыр калкып чыгар дип күз алдына да китермәдем.

– Безгә пенсия билгеләделәр. Николетта белән һәрвакытта янәшәдә булыр өчен мин эштән киттем. ДРКБда кирәкле тикшерүләр уздырылды. Табиб­лар көчләреннән килгәннең барысын да эшләделәр. Химия терапиясен беренче тапкыр яхшы  үттек, ә икенчесендә аңа бик начар булды, реанимациягә эләкте. 

Кызның җелеген трансплан­тацияләргә кирәк булган. 

– Дәвалаучы табиб шундый операция ясый алырлык клиникаларга гариза җибәрде, – ди Надежда Александровна. – Моңа никадәрле акча кирәклеген башта белмәдем әле, бары тик аннары гына 2 миллион сумга якын икәнлеген  ишеттем. Шулай да безгә ярдәм иттеләр: безнең республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы Петербургтагы махсус клиникада тикшеренүгә һәм операциягә квота бүлеп бирде, мин шатлыктан еладым. Мондый акчаларны без беркайчан да җыя алмаган булыр идек. Тикшерүләр ирем белән икебезнең дә 50 процент туры килүебезне күрсәтте, әмма ир-ат булуын өстен күрделәр. Килешүне көткән арада – Казанда янә химия ­терапиясе ясалды.

Берникадәр вакыттан соң, тә­тешлеләрне Санкт-Петербургка клиникага чакырганнар. 

– Әтисе донор булды, операция 16 июльдә уңышлы үтте, инде 17нче көн дигәндә безне клиникадан чыгардылар, шулай да без бу шәһәрдә калдык, хәйрия фонды безнең өчен фатирда бүлмә арендалады, без бары тик коммуналка өчен генә түләдек, – дип сөйли Надежда. 

Нәтиҗәләр сөендергән, ремиссия башланган (ремиссия – нык хәлсезләнү яки авыру билгеләре югалуы күзәтелә торган хроник чирнең дәвамлы вакыты). 

Озак көтелгәнсәламәтләнү этабы башланган.  

Николеттаның иммунитеты какшаган, аерым туклану таләп ителгән, һәм әнисе барлык күрсәтмәләрне үтәргә тырышкан – кыйммәтле азык-төлек, кирәк-ярак әйберләре сатып алган. 

Кыз хәле яхшыра башлагач рәсем ясаган, әвәләү белән шөгыльләнгән, әле тагын алар әнисе белән хәрефләрне һәм саннарны өйрәнгәннәр. “Сабыйлар балалар бакчасыннан мәктәпкә әзерлекле булып киләчәкләр һәм мин моны белергә тиеш”, – дип фикер йөртә Николетта. 

Быелның февралендә Надеждага кызында генетик чир – ген мутациясе ачыклануын хәбәр иткәннәр, 
алга таба ул ничек булачагын беркем дә белми. 

Кызның әнисе болай дип ­уртаклашты: 
– Теләсә кайсы вакытта рецидив башланырга мөмкин, бу вулкандагы гомер. Минем өчен иң газаплысы – кызымның күз яшьләрен күрү, алар бите буйлап тыныч кына агып төшәләр, куркып калу да, тавышлану да юк...

Җитди диагноз куелганнан соң, Надежда өйләрендә аларның никадәрле вакыт яшәвен көнләп исәпләп бирә ала. 

– Миңа ирем ярдәм итә, әлбәттә, мин юк чагында безнең гаиләбезне каенанам кайгырта, мин аңа бик рәхмәтле, – ди Надежда. – Савелий Кыш бабайга сеңелесе сәламәтләнүен үтенеп хат язган, бу безнең гаилә өчен иң зур теләк. Безнең хәсрәткә битараф булмаган һәм авыр минутларда ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт. Без өметне югалтмыйбыз һәм барысы да яхшы ­булачагына ышанабыз.

Безнең редакциядән: Николеттага ярдәм итәргә теләүчеләргә акча күчерү өчен банк реквизитларын тәкъдим итәбез.

Получатель: Васина Надежда Александровна
Счет получателя: 
40817810962001221423
Банк получателя: 
отделение «Банк Татарстан» 
№8610 ПАО Сбербанк г. Казань
ИНН Банка получателя: 
7707083893
БИК Банка получателя: 
049205603
Корреспондентский счет: 
30101810600000000603   

18+

фотосы Васиннар гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев