Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Әнисе аны соңгы минутына кадәр көткән

    Бөек Ватан сугышында һәлак булган, яу кырларында, туганнар каберлегендә җирләнүче солдатларның төгәл исәбен санап чыгу мөмкин түгел.

    (Тәтеш, 3 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Хәбәрсез югалган күпчелек сугышчыларның туганнары һәм якыннары аларның кайда җирләнүләрен әле дә белмиләр, шулай да, солдат исән калган, аның эзләре язмыш кочагында гына югалган дип ышанучылар да бар.

    Петя Назаровның балачагы Монастырский авылында узган. Ул күп балалы гаиләдә олы малай булган. Кечкенәдән әтисез калган, шуңа күрә әнисенә булышырга тырышкан. Ә инде буш вакытларында, кышын кулдан ясалган чанада бер төркем балалар белән бергә шау-гөр килеп таудан чана шуган, ә җәен җирлектәге буадан балык тоткан.

    Петр 1938 елда армия хезмәтенә киткән. Булачак солдат авылга кайтырмын, өйләнермен, йорт төзермен дип хыялланган. Гаилә бәхете өчен тагын нәрсә кирәк? Бу чакта ул да, аның якыннары да аңа башка беркайчан да туган йортының бусагасын атлап керергә, иксез-чиксез кырларны күзәтергә язмаган икәнлеген белмәгән.

    Өч ел хезмәте тәмам­ланып килгәндә, ишле гаилә солдат белән очрашуны көткән. Әмма сугыш башлануы турындагы хәбәр – аяз күктә яшен яшьнәгәндәй булган. Һәм Петр тузанлы эшелонда Татариягә түгел, ә Украина фронтына, беренчеләр исәбендә дошманның совет җиренә һөҗүм итүенә каршы торырга киткән. 

    Полтава янындагы тәү­­­ге яуларның берсендә аның кулы яраланган, гос­питальдә дәваланган. Электрон чыганаклардан табылган мәгълүматлар Петр Назаровның 1941 елның 5 октябрендә әсирлеккә эләгүе турында белдерә. Аны нибары ике елдан гына иреккә чыгаралар. Ул янә Ватанны дошманнардан саклар өчен сафка баса, укчы дивизиядә сугыша.

    Туганнары 1945 елның ап­релендә солдаттан соң­гы хат алалар, анда сау-сәламәт, каһарманнарча Берлинга барулары хакында хәбәр ителгән була.

    Петр Яковлевич Наза­ровның 1945 елның 7 мартында хәбәрсез югалуы турында архив документларында язылган. Димәк бу, хат әнисенең кулына килеп җиткәндә, аның улы инде исән булмаган дигәнне аңлата. Әмма әнисе үзенең Петясының исән икәнлегенә ышанып, аны соңгы көннәренә кадәр көткән.

    “Петр артыннан ук эне­се Николай да фронтка киткән. Ул шулай ук хәбәрсез югалган. “Аларның әниләре (минем әбием), һәр Яңа елда күрәзәлек иткәнен һәм Петр исән, ә менә Николай һәлак булган, дип фаразлавын хәтерлим әле”, – дип уртаклаша Петр Назаровның туганының кызы Антонина Баранова. 

    Солдат биографиясендә иң серле булганы – аның гаилә хәле. Архив документларында безгә, 1952 ел белән даталанган һәм үзен Петр Яковлевичның хатыны дип атаган Анна Назарова ­тарафыннан тутырылган, хәрби хезмәт­кәрләрне эзләү өчен анкетаны табарга насыйп булды. Антонина Петровна әйтүенчә, аның турында туганнары бернәрсә дә белмәгән, әмма сугыштан соң Монастырскийга Полтава өлкәсеннән билгесез кыздан хат килгән, ул Петр хакында сораган. Ул аның хатыны булуы да ихтимал. Ни аяныч, бүгенге көндә бу хакта сөйләр кеше юк.

    Туганнарында Петр ту­рындагы истәлек буларак бары тик аның госпитальдән җибәргән аклы-каралы фоторәсеме генә калган. Алар аны кадерләп саклыйлар һәм хәбәрсез югалган, берен­челәрдән булып Ватанны сакларга киткән солдат турындагы тарихны буыннан-буынга тапшыралар.    
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: