Өстәмә белем бирү үзәгенең туристлар берләшмәсе командасы яшүсмерләр арасында “Коткаручылар эшләре” компетенциясе буенча “Яшь һөнәр ияләре” Төбәк чемпионатында икенче урынны алды.
(Тәтеш, 26 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Алар ярышларга тәҗрибәле остазлары, өстәмә белем бирү үзәге педагоглары Анна Осипова һәм Дмитрий Никоноров җитәкчелегендә быелның октябрь аеннан шөгыльләнә башлаганнар. “Ярышлар үз эченә күп бүлекләрне алды. Балалар, кыен булды диделәр, әмма, шуңа да карамастан, ярышлар мавыктыргыч үтте, аларга бик тә ошады. Безнең команда чемпионатта икенче ел рәттән катнаша. Узган ел белән чагыштырганда алгарыш бар һәм өченче урыннан икенчегә күчтек. Нәтиҗәләр канәгатьләндерә”, – диде Анна Осипова.
Нет комментариев