Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Олимпиада призерларын хөрмәтләделәр

Олы Тархан мәктәбе директоры Расих Шагаев мәктәп укучыларының Бөтенроссия һәм Рес­публика фән олимпиа­даларының муниципаль этабында җиңүчеләрне һәм призерларны мәк­тәп­тә коймак белән чәй янына бер өстәлгә җыйды.

4-11нче сыйныфлардагы 20 укучы 35 урын алган, шулардан 16сы җиңү яулаган. Олы Тархан мәктәбе укучылары экология, инглиз теле, технология, татар теле һәм әдәбияты буенча аеруча да уңышлы  нәтиҗәләргә ирешкәннәр. “12 фән буенча безгә уңыш елмайды. Сез – молодцы”, – дип балаларга мөрәҗәгать итте чарада мәктәпнең за­вучы Зөмәрә Малькова. 4нче сыйныф укучылары Вера Саймуллина белән Зәринә Садыйкова – иң кечкенә җиңүчеләр. 2021 елның булачак чыгарылышлары Миләүшә Әбелханова белән Сергей Егоров мәк­тәптән олим­пиа­дада соң­гы тапкыр катнаштылар.  10нчы сыйныфтан Ильмир Чумаринның дипломнары тулы бер коллекция – ул өч олимпиадада җиңде һәм икесендә призер булды. Укучылар Алсу Хаярова белән ­Дарья Россеева уңышлары белән сөендерделәр. “2-3 фән олимпиадасы сай­ласаң һәм аларга ныклап әзерләнсәң яхшырак”, – дип үз фикерен белдерде Алсу. Аның әйткәннәрен Дарья хуп­лады, ул ике олимпиадага әзерләнгән һәм тарих, инглиз теле буенча җиңгән. Расих Интал улы призерларга мәгариф бүлеге дипломнары тапшырды һәм ихластан тәбрикләде. “Бы­ел без аеруча да шатланабыз, чөнки безнең укучылар инде рес­публика дәрәҗәсендә дә үзләренең нәтиҗәлә­рен раслап өлгер­деләр. “Олимп­ка юл” респуб­лика олимпиа­дасының йомгак­лау этабында Далер Сидиков белән ­Дарья Россеева химия һәм инглиз теле буенча призерлар булдылар”, – диде мәктәп директоры. “Киләсе елга без үзе­безнең уңышларны арттырачакбыз”, – диделәр Олы Тархан мәктәбенең сәләтле укучылары, үзлә­ренең укытучыларына һәм мәктәп җитәкчелегенә тирән белем биргәннәре, игътибарлы мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт белдереп.
Алабирде мәктәбе уку­чылары гомуми ­белем би­рү фәннәре буенча мәк­тәп укучыларының Бөтен­россия һәм Республика олимпиадаларының район этабында 41 приз­лы урын яулаган. 

“Безнең укучылар муниципаль этапларда яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Хәзерге уку елында Алабирде мәктәбенең 22 укучысы 41 призлы урын яулады, шулардан 11е Казанга олимпиаданың респуб­лика этабына чакырылды. Мәктәптә муниципаль этапта нәтиҗәле чыгыш ясаган балаларның ата-аналарын тантаналы хөрмәтләү чарасы уздырылды. Мәктәп директоры Ваһап Юныс улы Гарифуллин ата-аналарга чын йөрәктән ихтирам сүзләрен әйтеп, аларга Рәхмәт хатлары тапшырды”, – дип уртак­лаштылар безнең белән алабирделеләр.
Мәктәпләрдә олимпиа­да­лар­ның барлык призерларын хөрмәтләү чарасы узачак.
Муниципаль этапта (2020 елның 12 ноябреннән 23 декабренә кадәр) Тәтеш районы мәктәпләреннән барлыгы 750гә якын укучы катнашты, шулардан 115 бала төбәк һәм йомгаклау этап­ларына үтте. Бүгенгесе көндә 12 укучы инде төбәк этабы призеры булды, ул 2021 елның 15 гыйнварыннан 3 мартына кадәр уза. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев