Авыл мәдәният йорты директоры катнашучыларны ТР Конституциясе тарихы белән таныштырган.
(Тәтеш, 9 ноябрь, “Тәтеш таңнары”, Заһирә Шагаева фотосы). Олы Тархан авылы мәдәният йортында авыл яшьләре өчен ТР Конституциясе көненә багышланган "Конституция - закон, аның буенча без яшибез!" дип исемләнгән чара үткәргән.
Бу көннәрдә барышында авыл мәдәният йорты директоры Заһирә Шагаева катнашучыларны ТР Конституциясе тарихы белән таныштырган. Аннары балалар "Минем туган илем - Татарстан" блиц турнирында актив катнашканнар.
Нет комментариев