Педагогия олипмы үрләре
Тәтештә балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендәге хезмәткәрләрнең “Кеше тәрбияләү” һөнәри осталык бәйгесенең зона этабы булды.
(Тәтеш, 16 март, "Тәтеш таңнары", Галина ТАҖЕТДИНОВА , автор фотосы). Тәтештәге 1нче урта мәктәп базасына республиканың Тәтеш, Буа, Чүпрәле, Яшел Үзән районнарыннан катнашучылар “Иң яхшы сыйныф җитәкчесе”, “Иң яхшы педагог-оештыручы”, “Педагог-психолог” номинацияләрендә үз тәҗрибәләрен һәм белемнәрен күрсәтергә җыелдылар.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев кунакларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте, аларга иҗади бәйгедә уңышлар теләде. ТР мәгариф һәм фән министрлыгының балаларга өстәмә белем бирү бүлеге начальнигы Жанетта Соркина болай диде: “Бүген әлеге матур залда иң яхшылар, иң сәләтле педагоглар җыелган – сез муниципаль этапта җиңүгә ирештегез. Сезгә чын күңелдән үзегездәге иң яхшы сыйфатларны күрсәтүегезне һәм киләсе этапка уңышлы чыгуыгызны телим!”
Бәйгечеләр үзләренең тәкъдим итүләрендә тәрбия һәм һөнәри осталык серләре турында сөйләделәр, ачык дәресләр үткәрделәр. Төрле белемгә һәм төрле стажга ия педагоглар төрле белем учреждениеләрен тәкъдим итсәләр дә, аларның һәркайсын бер нәрсә берләштерә – хезмәтләренә иҗади якын килү һәм сайлаган һөнәрләрен чиксез ярату. Аларның һәркайсы үзенең күзаллау сәләтен, чын кешене ничек тәрбияләргә кирәклеген күрсәтте.
ТР мәгариф министрлыгы, ТР белемне үстерү институты, белем бирү оешмалары, югары уку йортлары, мәктәптән тыш хезмәт үзәге вәкилләре составындагы жюри тарафыннан эш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде.
Безнең педагоглар районның педагогия талантларын чыныктыру урыны булып торуын чираттагы тапкыр раслады. Тәтештәге 1нче урта мәктәп педагогы Ольга Владимирова “Иң яхшы сыйныф җитәкчесе” номинациясендә беренче урынны яулады, Киртәле урта мәктәбеннән Лидия Самсонова – икенче урында. “Иң яхшы педагог-оештыручы” номинациясендә Фәния Рәхмәтуллина (Олы Тархан урта мәктәбе) икенче булды, 1нче мәктәптән Яна Курзаева – өченче. Авыл хуҗалыгы техникумын тәкъдим иткән Елена Шумилова (рәсемдә) иң яхшы педагог-психолог дип танылды, Анастасия Сафиуллина (“Миләшкәй” балалар бакчасы) катнашучы сертификаты белән билгеләп үтелде.
Район башкарма комитеты мәгариф бүлеге начальнигы Татьяна Красулина бәйгечеләрне аларның җиңүләре белән тәбрикләп, апрельдә булачак бәйгенең финал этабында педагогия олимпы үрләренә күтәрелергә насыйп булсын дип теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев