Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Пенсия белемен арттырабыз

Республикада агымдагы елның сентябреннән алып декабренә кадәр ТРның укучы яшьләре арасында пенсия һәм социаль белемне арттыру буенча мәгълүмати-аңлату кампаниясе уза.

(Тәтеш, 22 ноябрь, "Тәтеш таңнары). Кампания кысаларында район мәктәпләрендә тематик факультатив дәресләр үтәчәк, пенсия фонды идарәсенә экскурсияләр оештырылачак, мәктәп китапханәләре “Уку һәм яшәү өчен пенсия турында барысы да бар” дигән методик әсбаплар белән тулылана. РПФның Тәтеш районы идарәсе начальнигы Ирина Большакова Бердәм пенсия белеме көнендә Олы Шәмәк урта мәктәбендә өлкән сыйныфлар өчен дәрес үткәрде. Ул балаларга структура һәм пенсия фонды эшчәнлеге,  “Мәктәп укучыларына пенсия турында” дигән пенсия формуласы, электрон ресурслар һәм башкалар хакында сөйләде. Дәрес нәтиҗәләре буенча өлкән сыйныфлар узган теманы ныгыту өчен тест ­үттеләр һәм бүләккә тематик әсбап алдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев