Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Пенсияләрне яңадан исәпләгәндә нинди иминият взнослары хисапка алына?

“Эшләүче пенсионерларга иминият вз­нос­лары суммасы хисабына августта ел саен иминият пенсияләре күләменә яңадан исәпләү ясала. Һәм моның өчен гариза бирергә кирәкме? Әлеге исәп­ләүдән соң пенсияне арттыру буенча чикләүләр бармы? – дип кызыксына тәтешле Ирина Р.

(Тәтеш, 22 сентябрь, «Тәтеш таңнары»). Сорауга РПФның Тәтеш районы Идарәсе начальнигы Ирина БОЛЬШАКОВА җавап бирә: “Эшләүче пенсионерларга эш бирүче аның өчен ­Россия пенсия фондына түләгән һәм картлык, инвалидлык, бер төрдәге иминият пенсиясеннән моннан элеккесенә күчкәндә яңадан исәпләү буенча иминият взнослары хисабына ясала. Иминият пенсиясе күләмен яңадан исәпләү Россия пенсия фонды территориаль органы тарафыннан һәр елны 1 августта гаризасыз тәртиптә башкарыла. Пенсионерлар өчен иминият пенсиясенең иң күп артуы өч пенсия баллы тәшкил итә. Пенсия баллының күләме ел саен дәүләт тарафыннан билгеләнә. 2018 елда ул 81,49 сум тәшкил итә”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев