Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Һәр эштә өлгерләр

    Түбән Тарханның авыл активлары җыелып кечкенә киңәшмә уздырган.

    (Тәтеш, 22 сентябрь, «Тәтеш таңнары», Сания СӘМИГУЛЛИНА). Әлеге очрашуны клуб мөдире, авылның “Ак калфак” бүлеге җитәкчесе Миңзифа Галиуллова оештыр­ган. 

    “Биредә, әлбәттә, яшьләр дә, өлкән буын кешеләре дә җирлектә барган вакыйгаларга кагылышлы үз теләк-тәкъдимнәрен, кайчакларда хәтта тәнкыйтьләрен дә белдерәләр. Бу юлы “Тәтеш таңнары” гәҗитендәге хәбәрләрне укыдык, алар барыбызны да бик кызыксындыра. Чөнки райондашларның тормышы һәм яшәешен белеп тору кирәк дип саныйбыз. Тиздән өлкәннәр көне җитә. Аңа да әзерлекне башлау хакындагы уй-теләкләребезне уртаклаштык. Менә шулай барысын да киңәшләшеп эшлибез”, – диделәр авылның “Ак калфак” вәкилләре.

    Сүз уңаеннан шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, биредә Бөтенроссия экология өмәсе уздырганнар. 
    Китапханәче Гүзәл Шәмсетдинова һәм клуб мөдире Миңзифа Галиулловага территория­ләрне тәртипкә китерүдә һәм чүпләрне түгүдә мәктәп укучылары да ярдәмгә килгән. 

    “Агачлардан саргайган яфраклар көзге җилдә коелып, бар җирне кап­лый. Бу үзенә күрә бер матурлык өстәсә дә, тирә-якны җыештыруны да таләп итә”, – диделәр мәдәният хезмәткәрләре. – Күптән түгел балалар белән авыл янәшәсендәге матур урынга, агачларның алтынсу төскә кергән мизгелләрен күзәтергә бардык. Анда рәхәтләнеп авыл табигатен күзәттек, кызыл, сары, кайбер урыннарда яшел төсләрен саклаган яфракларны җыеп, гүзәл күренешләрне карап хозурландык. Әле көннәр җылы торганда табигатьнең иң матур фасылын күреп калырга ашыктык. Моңа балалар да, үзебез дә бик сөендек. Рәхәтләнеп утырып ял иттек, җирлектәге кызыклы хәлләр, төрле риваятьләр хакында искә төшердек”, – диделәр әңгәмә барышында Миңзифа Галиуллова белән Гүзәл Шәмсетдинова.  

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: