Рамазан ае берләштерә
Җәмгыять

Рамазан ае берләштерә

Рамазан ае мөбарәк булсын!

- Алабирде авылы мәчетендә Тәравих намазы укыла. Мәчеткә олылар да,  яшьләр дә,  балалар да,  якынча иллеләп кеше,  йөри. Ял көннәрендә кешеләр саны алтмыштан да артып китә,  - дип уртаклашты Алабирде авылы китапханәчесе Чулпан Нигъмәтуллина.
Алабирде халкы әйтүенчә,  Аллаһ йортында авыл имамы Рөстәм хәзрәт  Гарифуллин ураза ае турында вәгазьләр сөйли,  җыелучылар әрвахлар рухына догалар кылалар.

фото: vk.com/public192916668


рамазан ураза байрам

Нет комментариев