Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район башкарма комитеты ЗАГС бүлеге хәбәрләре

Яңа елда районыбызда беренче булып кыз бала туды. Ул 7 гыйнварда Тәтеш бала тудыру йортында якты дөньяга аваз салды.

(Тәтеш, 19 гыйнвар, «Тәтеш таннары»). Яңа елда районыбызда беренче булып кыз бала туды. Ул 7 гыйнварда Тәтеш бала тудыру йортында якты дөньяга аваз салды. Хастаханәдән өйләренә чыгару көнендә бәхетле әти-әнине район башлыгы Рәмис Сафиуллов, үзәк район хастаханәсе баш табибы Ринат Салаватуллин, акушер-гинеколог Татьяна Гайнуллина, ЗАГС бүлеге начальнигы Лариса Дианова котладылар. Яңа туган нарасый – тәтешлеләр гаиләсендә өченче бала. 

Район башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә узган атна җомгасында 2019 елда өйләнешүче беренче яшь парны теркәү тантанасы булды.   

Район башкарма комитеты ЗАГС бүлеге мәгълүматлары буенча, Тәтеш районында инде дүртенче ел рәттән малайлар кызларга караганда уртача алганда 3,5 процентка күбрәк туа. Әти-әниләр үзләренең ир балаларына төрле исемнәр куша: Алексей, Аяз, Богдан, Евсей, Имиль, Мирон, Роман, Раян, Реналь, Салават.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев