Район десантчылары Һава десанты гаскәрләре көнендә икенче ел рәттән “Карлыгач” белем бирү-сәламәтләндерү балалар лагеренә баралар
Тантаналы митинг тәмамланды, әмма канатлы пехота вәкилләре өйләренә таралышырга ашыкмыйлар. Аларны Урюмда көтәләр, һәм зәңгәр беретлар сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балаларга бүләкләр алыр өчен кибетләргә таралышалар.
(Тәтеш, 8 август, «Тәтеш таңнары», Елена КАЛАШНИКОВА (автор фотосы).Сатып алынган әйберләр урнаштырылды, һәм менә инде машиналар колоннасы һава десанты гаскәрләре әләмен җилфердәтеп юл буйлап җилдерә. “Карлыгач”та да шулай ук мәш киләләр: балалар “мәрхәмәтле тылсымчыларны” түземсезләнеп көтәләр, кадерле кунаклар өчен әзерләнгән концертны башлар алдыннан тагын бер кат кабатлыйлар.
Десантчылар “тамаша залына” җыелдылар, музыка ишетелә, әсир итәрлек романслар, җырлар һәм Ватан турындагы шигырьләр яңгырый, “Карлыгач”та тәрбияләнүчеләр күбәләктәй очып әйләнә. Ә концерттан соң, күптән көтелгән бүләкләр тапшыру вакыты җитте. Бу күренеш балаларда әйтеп бетергесез тәэсирләр тудырды.
“Сез бик кирәкле һәм әһәмиятле эш белән шөгыльләнәсез. Сезнең Һава десанты гаскәрләре көнендә киләсегезне балалар белделәр һәм әлеге вакыйгага әзерләнделәр”, – диде “Карлыгач” балалар лагере начальнигы Дмитрий Пирогов.
“Балалар – безнең киләчәгебез! Бәйрәмне алар белән бергә билгеләп үтү, бу көнне елмайган һәм шат йөзләрне күрү безгә тагын да сөенеч өсти”, – дип уртаклашты Тәтеш районы һава десанты гаскәрләре ветераннары советы рәисе Алексей Ананьев. Канатлы пехотаның башка вәкилләре дә шундый ук фикердә. “Балалар – тормышның чәчәге, һәм без аларның һәр көнгә шатланып яшәүләрен телибез”, – дип билгеләп үтте Илназ Хәйруллин. “Лагерьга беренче тапкыр гына килүем. Безне шатланып каршыладылар, ә балалар бик шәп чыгышлар ясадылар”, – дип өстәде Александр Евлантьев.
“Миңа гомумән балаларга игелек эшләү ошый. Безнең бәйрәм, хәзер аларның да бәйрәме”, – диде Рәис Хөснетдинов, “Карлыгач”ка барганнан соң үз фикерен белдереп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев